Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Этнографическая мозаика

Элгәре керәшеннәр ничек сөйләшкән (3нче бүлек)

Без Казан император университеты типографиясендә 1876 елда басылган сүзлектән кайбер сүзләрне генә бирергә булдык.

1876 елда Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектә урын алган керәшен сүзләренең кайберләрен бирүне дәвам итәбез. Ул заман керәшеннәре сөйләмендәге сүзләргә, аларның әйтелгәнчә язылышына да игътибар итегез. Үз ягыгызда хәзер ничек сөйләшәләр, анысын да чагыштырып карагыз... 

Жыл – ел;
Жылаш – кем беләндер бергәләп елау;
Жылык – туену;
Жылыктыру – туйдыру, теңкәгә тию;
Жымыя – елмая;
Жыпшык – бозлавык;
Жырламсырау – көйләү;
Жырлатучы – җыр укытучысы;
Жюпля – кабатла;
Жядяс – ядәч;
Жыуан – юан, таза;
Жыуату – тынычландыру; юату;
Жыуышу – бергәләп юу;
Жыйын – җыелыш;
Жымыя – елмая; Жюкя – юкә;
Жюляр – юләр, исәр;
Жюн – 1) тәртип, 2) арзанлы;
Жюпля – кабатла;
Жюткерек – ютәлләү;
Жядяс – ядәч;
Жякяӱ – Яков;
Жянче – из, төй;
Жяня – тагын;
Жяняшя – янәшә;
Жяш – 1) күз яше, 2) яшь, 3) (ничә) ел.
 

1нче бүлек
2нче бүлек

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев