20 еллык ярату һәм тугрылык
Октябрь аенда безнең “Туганайлар” газетасының чыга башлавына 20 ел була. Арабызда 10, 15 һәм, хәтта, 20 ел дәвамында “Туганайлар”га даими язылучы карендәшләребез бар. Күп гаиләләрдә газетабызны еллар буе күз карасыдай кадерләп саклыйлар. Шундый тугры язылучыларыбызның берсе – Арча районының Сәрдәбаш авылыннан Надежда УВАЕВА. Ул “Туганайлар”ны 19 елдан артык, 2003 елның январеннан бирле ала. Газетаның җыелып килгән барлык саннарын да чормада саклый. Күптән түгел “Туганайлар” аша ерак туганнарын
да тапкан