Вадим Захаров: Хатын миннән сорамыйча кибеткә дә чыкмый
TMTV да баручы “Сер булып калсын” тапшыруында Вадим Захаров Зоя Солошинага хатыны Лариса белән мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләгән. Әлеге тапшыруның кагыйдәсе буенча, кунаклар дөресен әйтеп, сорауларга “сер булып калсын”, дип җавап бирмәскә тиеш. Вадим Захаров хатынының аңа әйтмичә беркая да бармавы, гаилә мөнәсәбәтләрен алдан аңлашып куюлары хакында әйткән