Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Борисов Демьян Михайлович

1941 елның июль аенда сугышка алына. Шофер булып сугышның башыннан ахрына кадәр уза, күп кенә хәрби операцияләрдә, Одесса, Донбасс шәһәрләрен алуда, Германиягә бәреп керүдә, Берлин шәһәрен алуда катнаша

Борисов Демьян Михайлович 1915 елның 1 нче июлендә Югары Баграж авылында туа. 1941 елның июль аенда сугышка алына. Шофер булып сугышның башыннан ахрына кадәр уза, күп кенә хәрби операцияләрдә, Одесса, Донбасс шәһәрләрен алуда, Германиягә бәреп керүдә, Берлин шәһәрен алуда катнаша. Сугышта күрсәткән кыюлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" ордены, "Бөек Ватан сугышы" 1 нче дәрәҗә ордены, "Батырлык өчен", "Берлинны алган өчен", "Фашист Германиясен җиңгән өчен 1941-1945" медальләре һәм Сталин исеменнән күп санлы лаеклы грамоталар белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамланганнан соң, 1945 елны туган авылы Югары Багражга кайтып тормыш кора, 1956 елга кадәр Чубыклы машина-трактор станциясендә шофер булып эшли. Зәй ГРЭСы төзелә башлагач, семьясы белән Зәйгә күчеп китә һәм шофер булып эшләвен дәвам итә. Борисов Демьян Михайлович 1982 елны вафат була, Зәй зиратында җирләнә.

Хәтерлибез! Искә алабыз!

М.В. Тукранов архивыннан

Хотите знать больше? Следите за новостями на нашем сайте “Туганайлар” и в официальных группах в социальных сетях “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” и “Фейсбук

Есть новость? Пиши в ватсап (WhatsApp) – 8 917 250 97 95

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев