Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христос дине өчен күп азапларга чыдаган Изге Димитрий Солунский тормышы

8 ноябрь көнне Чиркәү Изге Димитрий Солунскийны искә ала.

Изге Димитрий грек җирендәге Солун каласында туган. Ул славян тыумасыннан. Димитрийның атасы кала башлыгы булган. Бу гаилә яшерен христианнар булган.

Алар Аллага тау итеп, изге эшләр эшләп, Алла өе - чиркәүгә ярдәм итеп яшәгәннәр.

Ата-анасы үлгәч, Димитрйй бик олы байлыкка ия булган.

Ул багыттагы патша Максимиан аны чакырып, акыллы, бик ипле икәнен күреп аны атасы урынына Солун каласына башлык итеп куйган. Патша Димитрийга Солундагы христианнарны сыннарга табындырырга, табынмасалар азаплап үтерергә кушкан.

Солун халкы аны олылап каршы алган. Димитрий андагы христианнарны үтерү түгел, үзенең Христоска ышанганын бар калыкка әйтеп, Ходай Iисус исемен данлап, бар калыкны чын Алланы данларга өйрәткән.

Патша боларны ишеткән, аны чакырткан. Димитрий бар малын ярлыларга өләшеп бетергән, патша янына киткән.

Ул бер дә курыкмыйчы Христос динен тотканын әйткән, сыннарга табынуның буш нәрсә икәнен аңлатып биргән. Патшаның бик ачуы килеп, аны төрмәгә яптырган.

Ябылыуда Димитрйй гел Алланы данлап торган, Алладан ныклык сораган. Алла пәриштәсен җибәреп, аны ныклаган. Пәриштә әйткән: "Эй Христос өчен азапланучы, тынычлык сиңа, батырлан, ныгы".

Солдатлар килеп Димитрийны келәү итеп торганда сөңгеләр белән чәнчеп үтергәннәр.

Христианнар Димитрийның тәнен алып олылап күмгәннәр.

Берничә елдан соң казыгач, Димитрийнең тәне черемәгән килеш табалар. Тәнне көмеш гробка салып, анда олы чиркәү торгызганнар. Изге Димитрий Солун каласын күп бәләләрдән, сугышлардан коткарган, чирлеләрне савыктырган. Хәзер дә изге Димитрийга теләктән күп кодрәтләр килә.

"Жития святых" (кряшенняр öчöн)" кенәгәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев