Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иисус Христосның Иерусалимга кергән көне турында Изге кенәгәләрдә язылган Үгет

Бу көнне халык Бәрмәнчек бәйрәме дип данлый.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

Iисусъ Христосъ Iерусалимга кергян 
атна кoнгя.
(Чыбык атнасы).

Эй туганнар! Бoгoн Евангелiедя Iисусъ Христоснын зур дан белян Iерусалимга кергянен укыганны сез эшеттегез. Аны кюзебез белян кюря алмасак та, кюnел кюзебез белян кюреб, уйыбыз, кюnелебез белян бу кодрят булган тoшкя, Елеонъ тауына барыб, Iисусъ Христоснын Iерусалимга кереyен без дя даннаб, зурлаб торойок. Iерихоннан кайтыб, Iисусъ Христосъ Виөанiяда кунган; анда Iисусны да, Iисусъ терелтеб торгозган Лазарьны кюрер oчoн, бик кюб калык жыйылган икян. Иртягесен Iисусъ Виөанiядан кюб калык белян, аннары Yзенен oйрянеyчеляре белян турук  Iерусалимга киткян (Iоан. 1, 2-9). Елеонъ тауына килеб житкяч, Iисусъ Христосъ ике oйрянеyчесен жибяреб, карышыларындагы ауылдан колонно ишяк китерткян. Ис киткеч, мыnынчы арыб-талыб туктаусыз жяйяy жoргян Христосъ, бу жулы калага ишяккя атланыб кермякче булган. Oйрянеyчеляр Ул кушканча ишякне алыб килеб, oстoня кейемнярен салганнар, Iисусъ кейемняр oстoня атланган.

Иисусъ ишяккя атлангач та, Аллалык кодряте белян oйрянеyчелярене кюnеллярен yзгярткян, алар сoйoнoшoб, Oйрятеyчелярнен жoзoня, Анын кылган эшляреня исляре китеб, зур тауыш белян aйткянняр: “Ходай исеменя килеyче Падша даннаулы! Кюктя тынычлык, жугарыдагы даннау”, дигянняр. Iисуснын oйрянеyчеляре даннаб, ололаб, ней эшляргя белмей сoйoнoшoб, кыуанышыб барганнарын кюреб, Iисуснын алдынан барыучы кешелярнен дя, артыннан барыучыларнын да кюnелляре yзгяреб, барысы да Алланы данный башлаганнар. Кайсылары oстляренен кейемнярен салыб, Iисусъ yтясе жулга жяйгянняр, кайсылары агачлардан жапраклы чыбыклар кисеб алыб, жулга тюшяб барганнар; aр-кайсысы: “Осанна Давидъ Улына! Ходай исеменя Килеyче даннаулы, Эй жугарыдагы осанна!” диб туктаусыз кычкырышыб барганнар. Iерусалимдагы кешеляр дя Iисуснын зур дан белян калага килгянен эшетеб, бoтoн кала Iисуска карыгы чыгыб, кулларына жапраклы агач ботаклары тотоб: “Осанна Давидъ Улына! Ходай исеменя килеyче даннаулы, эй жугарыдагы осанна!” диб, бик кублаб карышы алганнар. Ул чорда Iерусалимга бяйрямгя диб тoрлo жактан бик кюб калык жыйылган икян, калыкнын кюблеге ис киткеч булган. Изге Димитрiй Ростовскiй aйтя: “Iисусъ Христосны карышы алыучы кешеляр утыз жoз меn кешеляб булганнар”, дей. Iисусъ Христосъ Iерусалимга кергяч, бoтoн кала кузгалган, aр-кайсысына куркыныч тoшкян, бер-берсеннян: “Бу кем, бу кем” диб сорашканнар. Калага кергяч, Iисусъ бер жирдя дя туктамый, турук Алла чиркяyеня киткян, калык туктаусыз кала урамыннан: “Осанна Давидъ Улына! Ходай исеменя Килеyче даннаулы, Эй жугарыдагы осанна!” диб, кычкырыб барган. Iисусъ Алла чиркяyеня кергяч, кюб кодрятляр кылган, шунда имчяк имя торган жяш балалар: “Осанна Давидъ Улына!” диб, кычкырышканнар. Изге Димитрiй Ростовскiй aйтя: “Имчяк имя торган балалар чиркяyдя утыз меnняб булган”, дей.

Мыnгынчы Iисусъ Христосны ич тя булай зурлаб карышы алмаганнар, нейлектян бу жулы бик зурлаб, бик ололаб карышы алдылар икян? Шунныктан: ayялтеннян пагямбярляр жазыб калдырганнар сюзлярне жиреня китерер oчoн, Iисусъ аларны Аллалык кодряте белян yзгяртеб, Yзен даннаткан. Христосъ тыуган, Аны дoнья кешеляре дя, Iерусалимъ кешеляре дя белмягянняр, тик кюктяге пяриштяляр  гня Аны даннаганар; Ходай Yзе билгерткян буйынча, Анын Алла да, Падша да икянен белеб, Тик жондозчылар гна барыб башырганнар; жыуаш, таза кюnелле, кoтoyчеляр гня пяриштядян хабяр эшетеб, Коткарыучы тыуганын белгянняр. Мына калдыгында Iисуснын oйрянеyчеляре дя Анын кылган кодрятлярен кюреб, мянге Падшабыз шушы диб даннаганнар; Израиль кешеляре дя мыnынчы Назареттан чаклы Давидъ Улы Iисусъ диб жoргяннярен, хазер Израилъ Падшасы шушы диб кычкырышканнар; дoньянен дюрт жагыннан жыйылган исябсез кюб калык, бoтoн дoнья калкы oчoн: мына безнен Аллабыз, шушы безнен Коткарыучыбыз диб кычкырышканнар, имчяк имя торган жяшь балалар да Аны данаганнар. Фарисейлярнен бу эшкя бик ачыулары килгян. Aгярдя имчяк имя торган жяшь балалар бу эшнен дoрoсoн aйтеб Мине даннамаслар, шушы ташлар теллянеб: мына кюкнен дя, жирнен дя Падшасы киля диб кычкырышыб, aдямнярне оялтырлар ыйы, дигян. Калык Iисусны падшаны карышы алган кюк, бик зурлаб карышы алса да, Анын падшага ошашлы жире булмаган, aйбят атларга утырыб, асыл кейемняргя кейенеб кермягян, aммя простой кейем кейенеб, жяшь ишяккя атланыб, кайгырыб, моnайыб кна Iерусалимъ каласына кергян, жанындагы иптяшляре дя балык тотоучы 12 кеше булган, аннары тагы простой заттан чыккан 70 oйрянеyчесе булган. Кюк кюкрятеб жяшен жяшнятеб, ут арбага утырыб, быргы ауазларын эшеттереб, ололок белян aр-кемгя куркыныч тoшoрoб керергя Анын кыуты житмяде микян ней? Херувимнар, Серафимняр yзлярен Булдырыучысын кютяреб алыб килергя aзер тормадылар микян ней? Кюктя туктаусыз даннаб, Аnар кызмят итмясляр эйе меней? Жук, Ул бoгoн Yзенен олологон кодрят белян кюрсятеб, aдямнярнен котларын аласы килмей, жыуашлык белян Yзен даннаткан; жазыкларга озак тюзгяннектян, aдям затынын жазыкларын Yз oстoня алыб, качка кадакланыб, каты азаб кюрясесен аnнаткан. Шулай итеб, Ул aр-кемне Yзеня жыуашлык белян, сабырлык белян oндягянен кюрсяткян.

Эй туганнар! Инде yз yзебезне тикшереб карыйык. Христосны карышы алырга барыбыз да aзерляндек ме? Ул кая? дирерсез. Ул безнен чиркяyбезгя дя, дoньядяге бар чиркяyляргя дя керя. Шуnар кюря без Аны кюзебез белян кюря алмасак та, кюnелебез белян карышы алыйык. Сoйoнoшoб, кыуанышыб чыккан Iерусалимъ кешеляре кюк, без дя Христоска карышы чыгыб, Ул yтясе жулга кейемняребезне жяйейек. Кейемняребезне жяйейек диб, oскя кейгян  безнен кейемнярне  aйтеyем тoгoл, aммя жазыкларыбызны, законга карышылык итя торган жаман уйларыбызны Анын аягы астына ташлаб, тяyбягя килеб, жакты кейемняр белян жаныбызны матурландырыйык, агачтан жапраклы чыбыклар кисеб алыб, Христосны карышы алган Iудей калкы кюк, без дя Аны сoйгяннегебезне, зурлаб карышы алыубызны арыу эшляр кылыб кюрсятейек. Бай кеше малыннан Христосъ какына жарлыларга oлoш бирсен; кoчлo кеше yгейлярне, тол катыннарны жаклаб, аларга изгелек итеб торсон, хoкoм итеyче дoрoс  хокoм итсен, тейешсез жирдян беряyнен дя кюз жяшен тюкмясен, укымыш кеше Алла бойорокларыннын жазган кешелярне yгетляб тяyбягя китерсен. Aгяр дя шушы эшлярне кылыб, Христосны карышы алырга aзер торсак, Ул да безне бик жаратыр, aр кайсыбызга зур изгелеген кюрсятер.

Эй туганнар! Эгяр дя Христосъ белян эчебезгя кереб, уйыбызны, кюnелебезне жактыртсын дисяк, иn элек Аnар чын кюnелдян ышанырга тейеш. Ул Yзе дя: “Ышанасыn мы, ышансаn, котолорсын”, дигян. Ышаныуы нык кешелярне aр-тoрлo чирляреннян сауыктырган. Ышаныулары булмагач, Iудей калкы Христоснын сoйлягян сюзлярен эшетсяляр дя эшетмягянняр, кюрсяляр дя кюрмягянняр. Тик ышаныу арткылы гна Алла Падшалыгына жяшерен эшлярен аnнарга мonким шул. Алай булгач, ышаныубызны ныкландырыйык, ышаныуыбыз ныгайган сайын Ул безгя урыннашыр, эчебезгя кереб, бoгoн бу жортка котолоу килде диб, бар жазыкларыбызны кичерер. Аннары без дя: “Осанна Давидъ Улына! Ходай исеменя килеyче даннаулы, эй жугарыдагы осанна!”диб, сoйoнoб Ходайны карышы алырбыз. Аминь.

Фото: Тихвин чиркәве

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев