Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Февраль аендагы дини даталар, ураза һәм кәбен койдыру көннәре

Әлеге көннәрне игътибарсыз калдырмагыз.

6 февраль – Иисус Христос өчен җүләргә салынучы Петербург каласыннан изге Ксенияны искә ала торган көн.

14 февраль – Азапланучы изге Трифонны искә ала торган көн.

15 февраль Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн.

18 февраль – Алла Анасы Изге Кыз Марияның “Взыскание погибших” төсен олылый торган көн.

25 февраль – Алла Анасы Изге Кыз Марияның “Иверская” дигән төсен олылый торган көн.

26 февраль – Пручти. Кичерешү көне.

18 февраль – үлеләрне искә алу көне.

Бер көнлек ураза көннәре (среда һәм пятницага туры килә) – 1, 3, 8, 10, 15, 17, 22, 24 февральләр;

6-12 февраль – Мытарь һәм Фарисей атнасы, 20-26 февраль – Май чабу атнасы.

Февральдә  кәбен койдырырга ярый торган көннәр –  1,3, 5, 6, 7, 8, 9, 10,  12, 13, 15 һәм 17нче числолар.

Рус Православие Чиркәве уставы нигезендә, кәбен койдыру җәшереге уразалар вакытында, вторник һәм четверг (бер көнлек ураза алды көннәре) һәм суббота үткәрелми. Олы бәйрәмнәрдә кәбен койдыру тыелмаса да, кирәк дип саналмый. Шулай ук, Олы уразага әзерләнү атнасында да кәбен койдырылмый.

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедагы группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев