Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Август – Спаслар ае

Беренче Спас Икенче төрле аны баллы яки юеш Спас дип тә йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышлардан чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган....

Беренче Спас

Икенче төрле аны баллы яки юеш Спас дип тә йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышлардан чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган.
Беренче Спас ел саен 14 августта билгеләп үтелә. Бу чорда авыл хатыннары, бала-чагаларын ияртеп, урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак, аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп, кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора.
Бал кортлары кәрәз-ләрне бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала да.
Беренче Спастан соңгы - өченче Спаска кадәр Успенье уразасы башлана.
Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.
Беренче Спаста салкын чык төшә. Шуңа күрә аны юеш Спас дип тә атыйлар.
Беренче Спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.

Урта Спас

Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Башкача аны алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый. Һәм, гомумән, икенче Спаска кадәр алма ашау зур җазык булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган.
Урта Спастан соң төннәрен салкын була.
Урта Спаста сабан ашлыгы өлгерә.
Урта Спаста торналар җылы якка китә башлыйлар.
Әгәр һава килсә, җил төньяктан исеп торса, урта Спаста чәчелгән арыш нык һәм эре бортекле була, диләр халык телендә.

Өченче - соңгы Спас

Соңгы Спас, элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да диләр. Чөнки чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була.
Соңгы Спаста карлыгачлар, ярдагы һәм өй кыекларындагы ояларын калдырып, җылы якларга китүләрен дәвам итәләр.
Әгәр дә торналар соңгы Спаста китсәләр, Покрауда (11 октябрь) салкын була.
Өченче Спас икмәкле дә була. Кышка запас туплап куела. Бу көнне яңа ашлык оныннан бөккән пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спас