Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

2024 елга керәшенчә дини календарь

Карендәшләр! Бу Яңа елда да Ходай боерыкларын үтәп, Аңа җараулы булып яшик. Бәйрәм көннәрне, уразаларны онытмыйк.

7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн

14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн

19 январь – Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн

15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн

17 март – Пручти. Кичерешү көне

7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн

28 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне

5 май – Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христосның үлганнан терелеп торган көне.

22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.

13 июнь – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн

23 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.

24 июнь – Святый Тын көне. 

7 июль – Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәр туган көн

9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне

12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн

21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн

2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне

9 август – Савыктыручы изге Пантелеймонны искә алу көне

14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн

19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн

28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн

11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн

14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне

21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн

27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне

4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне

14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне

21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне

4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн

19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне

* * *

Озын уразалар

18.03-4.05 – Олы ураза

1.07-11.07 – Питрау уразасы

14.08-27.08 – Успение уразасы

28.11.2024-06.01.2025 – Рождество уразасы

Үлеләрне искә алу көннәре:

2 февраль, 9,30 март, 13 апрель, 9 май, 14 май, 22 июнь, 4 ноябрь.

Тоташ седмицалар (бу атнада среда һәм пятница ураза тотылмый):

7-17 январь – Нардуган атнасы

26 февраль-2 март – Мытарь һәм Фарисей атнасы

11-17 февраль – Май чабу

6-11 – Олы көн атнасы

24-29 июнь – Тройсын атнасы

Һәр атнаның среда һәм пятницасы – ураза көннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев