«Питрау үтте – җәйләр бетте». Клара Булатованың шигыре нәкъ шул хакта
12 июль – Питрау көне. Җәйнең нәкъ кыл уртасы. «Питрау үтте – җәй үтте», дип тә әйтәләр. Шулай ук, Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый, диләр.
Сынап караучылар бардыр – бу чыннан да шулай, нәкъ төнге сәгать 12дә кошлар тып-тын кала. Табигатьнең бер могҗизасыдыр бу, мөгаен. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Яраткан язучыбыз Клара Булатова язып калдырган шигырь дә нәкъ шул хакта.
Питрау үтте – җәйләр бетте
«Питрау үтте – җәйләр бетте», – диләр
Безнең якта халык сүзендә.
Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр,
Сары йөгерә кырлар йөзенә.
Питраудан соң яфрак бәйләмиләр,
Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар;
Үләннәрдә хуш ис бетә, диләр,
Питраудан соң печән чапмыйлар.
Питраудан соң кош сайраудан туктый,
Ишетелми кәккүк тавышы.
Җирләр сүрелә, кояш көн балкытмый,
Салмаклана тормыш агышы.
Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте,
Болыннарга сары йөгерде…
Бу тормышның питраулары җитте, –
Кыл урталай бүлеп гомерне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев