Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зоя Данилова шигырьләре

Түбән Камада яшәүче Зоя Данилова күңел хисләрен шигырьләргә сала.

Сагыну
Авылымны бик сагындым
Кайтып күрәсем килә,
Күршедәге түтиләрне
Хәлен беләсем килә.

Бакчадагы карт каенны
Кочып аласым килә,
Күңелдәге уй-хисләрне
Аңа сөйлисем килә.

Хуҗасыз калган йортларга
Сәләм бирәсем килә,
Аларга да җылы сүзләр
Әйтеп узасым килә.

Иртән искән таң җиленә
Битем куясым килә,
Яланаяк чыклы үләнне
Ерып йөрисем килә.

Үзебезнең чишмә суын
Туйганчы эчәсем килә,
Су ташып йөргән сукмактан
Кабат узасым килә.

Түз син йөрәк
Язлар җиткәч, күңел иләсләнә
Каядыр ашыга, талпына,
Күкрәк читлегенә сыеша алмыйча
Гүя йөрәк канат кагына.

Чү йөрәккәй алай кагынма син
Гомер узган, кием тузган бит.
Сабыр гына картлыкны каршылыйк
Ходай безгә шулай язган бит.

Язлардан соң килер ямьле җәйләр
Җәйләрдән соң килер алтын көз,
Көзгә аяк атлап кергәндә дә
Сагышланма, түз син йөрәк, түз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев