Җырык авыз
Һәрвакыт яшь һәм матур булып калу өчен ешрак елмаерга кирәк.
Күптән түгел генә өйләнгән бер ир иптәшенә зарлана:
— Булмый, туйдым, хатыннан аерылам!
— Ничек? Ул бит синең матур да, хуҗалыкчыл да.
— Кирәгеннән артык тәртип, чисталык ярата.
— Шәп бит инде!
— Әйтәсе юк! Төнлә торып, кухняга су эчәргә чыгам, йокы бүлмәсенә керүемә, урын җыеп куелган була.
* * *
Кунак:
— И-и, озатырга чыгып мәшәкатьләнмәскә иде инде...
Хуҗа:
— Нинди мәшәкать ди! Килгән кешене озату күңелле генә ич ул!
* * *
— Син белмисеңме, бу яллардан соң ничек эшлибез икән?
— Беләм.
— Ничек эшлибез?
— Теләр-теләмәс кенә.
* * *
—Паспортымны урладылар.
— Полициягә бардыңмы соң?
— Бардым. Алар түгел. Алар урламаган...
* * *
— Чибәркәй, сез гороскоп буенча кем?
— Балык, ә сез?
— Балыкчы.
Урамда ике бабай очрашалар. Картрак күренгәне иптәшеннән сорый:
— Кара әле, син һаман да психологка чабасыңмы?
— Юк инде, туктадым. Ул хәзер үзе шалтырата.
— Ничек?!
— Мин аңа балачагымны сөйләгән идем. Тимерчыбык пулядан ата торган пистолетлар ясавыбыз, тере кара елан тотуыбыз, җимерек биналар түбәсендә качышлы уйнауларыбыз турында. 30 яшьлек психологка ошады, ахры. Авыр хәлгә калса, тизрәк миңа шалтыратып, киңәш сорый.
* * *
Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
— Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
— 30 минут.
— Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.
* * *
— Әни, мин уйнарга чыгам!
— Кем белән? Кайда уйныйсыз? Кайчан кайтасың?
— Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
— Чык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев