Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Елмаеп, көлеп яшик.

Петя мәктәптән өенә кайтып кергәч: 
— Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм! 
— Нишләп? 
— Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
***
Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
— Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
— 30 минут.
— Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.

***
—Миша, биш мең биреп тор әле.
— Миндә өч кенә мең бар.
— Ул да ярый. Тагын ике меңен тиешле булырсың.

***
— Карале, дус кеше, хатын-кызда иң мөһиме нәрсә?
— Авыз.
— Ә йөзе, күзе-кашы, чәче-башы, буй-сыны? Алар бер дә мөһим түгел мени?
— Юк. Иң мөһиме авызы ябык булсын.
— Син белмисеңме, бу яллардан соң ничек эшлибез икән?
— Беләм.
— Ничек эшлибез?
— Теләр-теләмәс кенә.
***
Урамда ике бабай очрашалар. Картрак күренгәне иптәшеннән сорый:
— Кара әле, син һаман да психологка чабасыңмы?
— Юк инде, туктадым. Ул хәзер үзе шалтырата.
— Ничек?!
— Мин аңа балачагымны сөйләгән идем. Тимерчыбык пулядан ата торган пистолетлар ясавыбыз, тере кара елан тотуыбыз, җимерек биналар түбәсендә качышлы уйнауларыбыз турында. 30 яшьлек психологка ошады, ахры. Авыр хәлгә калса, тизрәк миңа шалтыратып, киңәш сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев