Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Көлү гөмерне озайта!

Бер авылдан Метри белән Иван хәрби комиссариатка комиссиягә килгән.
— Мин — Метри Асанов, — дип яздырырга теләгән беренчесе.
— Ничек?
— Метри Асанов.
— Андый исем булмый.
— Метри инде, туганнан бирле Метри, — дигән бу егет. — Метри Асанов.
Кемдер сүзгә кушылган:
— Метри булгач, Дмитрий була инде ул, Дмитрий Асанов була...
— Син хәзер Дмитрий Асанов буласың, — дигән хәрби комиссариат хезмәткәре.
— Ярый, Дмитрий Асанов булырмын, — дигән бу.
Исемен яздырып чыккач, коридорда Иванны эзләп тапкан һәм аны читкәрәк алып киткән дә әкрен генә:
— Син дә минем кебек көлкегә кала күрмә, син авылда гына Иван икән, монда Диван дип яздыр, — дигән ди.

***

— Әти, карале нинди рәсем ясадым.
— Нәрсә инде бу?
— Бу — болындагы сыер.
— Ә үлән кая?
— Сыер ашап бетергән.
— Сыер үзе кая соң?
— Үләнне ашап бетергәч, кайтып киткән.

***
Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
— И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
— Ничек курыкмадың соң? — дип сораганнар.
— Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!
***

Театр гардеробында. Хатыны иренә ысылдый:
— Кием алып биргән өчен генә ул хатынга 100 сум акча бирәләр димени? Бигрәк ыштансыз инде син!
— Тавышланма, карчык. Кара, нинди яхшы тун алып бирде бит ул сиңа!

***

Укытучы имтиханда борчылып утыручы Вовадан сорый:
— Сез нигә шулкадәр дулкынланасыз, әллә минем сораулардан куркасызмы?
Вова:
— Юк, мин үземнең җавапларымнан куркам!

***

— Сәгать сатам, алыгыз әле! Бу — Швейцария сәгатьләренең төгәл копиясе!
— Бирегез. Менә сезгә Рәсәй акчаларының чын копиясе!

***

Түләүле клиниканың элеккеге табибы военкоматка урнашкан. Бер атна да үтмәгән, куганнар моны — барлык призывниклар каты авыручы булып чыккан, аларны кичекмәстән озак дәваларга һәм кыйммәтле дәвалау курсы үтәргә тиешлеге ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев