Укучыларыбыз иҗаты
Карендәшләребез Ольга Никифорова, Вера Новикова һәм Елена Данилова иҗаты белән таныштырабыз.
Бишек җыры
Түгәрәк күл уртасында
Күрдем аккош баласын,
Миһербанлы бала булып,
Сөендерсен анасын.
Син тууга санадым мин
Нәселемнең баскычын.
Ходай сиңа бирсен, балам,
Бәхетеңнең ачкычын.
Ак та булсын, пакь тә булсын
Киләчәктә гомерең.
Изгелек орлыгы белән
Тулсын, балам, күңелең.
Җәйнең матур таңнарында
Сайрый минем былбылым.
Матур төшләр күрә-күрә,
Йокла, бәгърем, күз нурым.
Оныгымның матур чәчен
Йомшак җилләр тирбәтә,
Гаҗәп серле төшләр күреп,
Йоклый балам мендәрдә.
Кулларымда тирбәтәм мин
Балакаем баласын.
Әбиләре саклап торсын,
Атасы һәм анасы.
Йокла, йокла, йом күзең,
Калмыйсың син берүзең.
Йокыңны саклап торырга
Килгән сөйгән кошчыгың...
Ольга НИКИФОРОВА.
Мамадыш районының Албай авылы.
Әниемнең яшьлеге
Көмешкә манган диярсең,
Әниемнең чал чәчләре.
Сугыш чорларына килгән
Әниемнәр яшьлеге.
Шул елларны искә алып,
Ул авыр сулап куя,
Күзенә тулган яшьләрен
Яшертен сөртеп, әйтә:
– Ундүрт яшем тулгачтын,
Каһәр сугыш башланды,
Кояштай якты хыяллар
Күңедә генә калды.
Авыл белән саубуллашып,
Озату жырын жырлап;
Баһадирдай ир-егетләр
Сугышка китеп барды.
Яу кырыннан килгән хәбәр
Кайгылы һәм әрнүле,
Ничекләр түзәргә кирәк
Хатын-кызлар йөрәге.
Яраланды, яшь йөрәкләр,
Онытылды җыр-көлке.
Тик Ходай онытмады,
Түземлек биреп торды.
Укыдык, иген үстердек,
Кышын урманнар кистек,
Ачлы-туклы яшәсәк тә,
Кайгыга бирешмәдек.
Безне сугыш кызганмады,
Түземлеккә сынады,
Ләкин кыю йөрәкләрне,
Фашист җиңә алмады.
Сугыштан кайтмый калдылар
Авылдашлар-якташлар,
Ялгыз калдылар аналар,
Ятим үсте балалар.
Сугыштан соңгы еллар да,
Бер дә җиңел булмады,
Инде хәзер җитте сезгә
Заманалар сынавы.
Бердәм булыгыз балалар,
Рухыгыз көчле булсын
Тик сугыш кына булмасын
Илгә кайгы килмәсен...
Вера НОВИКОВА.
Чистай районы.
Өзелмәсен сихри җепләр
Салкын җилләр усал була,
Өшетә кайчак җанны.
Эретерлек кайнар була
Бертуганнарның тыны.
Шатлыкларны шатлык итеп,
Зур бәхет – яшәү бергә.
Кайгылар да җиңелә,
Бергә булып, бердәм генә.
Бертуганнар – бер тамырдан,
Йөрәктән бәйләнгәннәр.
Уртаклашып һәр мизгелне,
Сихри җепкә үрелгәннәр.
Өзелмәсен сихри җепләр,
Аяз булсын гаилә күге.
Ал чәчәкләргә күмелсен,
Һәммәбезнең күңел түре!
***
Менә тагын язлар җитте…
Мин язларны шашып яратам.
Язлар бүләк иткән яшьлек исен
Күңелемдә һәр ел яңартам.
Кабат җәйләр килә…
Мин җәйләрне өзелеп яратам.
Яшәү көче өсти һәммә үлән,
Яшьлек дәрте сизелә алардан.
Кабат көзләр җитәр…
Мин көзләрне бик тә яратам.
Алтын төсләр тагын кайчан булыр,
Алтын хисләр өчен җан атам.
Килер инде салкын кышлары да…
Никтер, кышларны да яратам.
Бураннар да, зәһәр суыклар да,
Ак хисләрне бездә саклаган.
***
Елена ДАНИЛОВА.
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев