Башкортстандагы Илеш районының Югары Юлдаш авылында 1978 елны язып алынган.
Карамалай ай дуга,
Җиз боҗра, ай.
Җыңгыр тайны тартып, ай,
Җиккәндә, җиккәндә.
Сөнкәй буйларыгыз
Гөрләп торсын, ай,
Без иптәшләр үсеп, ай,
Җиткәндә, ай, җиткәндә.
Сөнкәй буйларыгыз
Гөрләп торсын, ай,
Без иптәшләр үсеп, ай,
Җиткәндә, ай, җиткәндә.
Безнекедәй урам,
Озын урам ла, ай,
Урам уртасындин ага, ай,
Ай, гөрләвек, ай, гөрләвек.
Җыен да лай, туган
Җыелышкач ла, ай,
Күгәрчәнннер кебек, ай,
Гөрләек, гөрләек.
Җыен да лай, туган
Җыелышкач ла, ай,
Күгәрчәнннер кебек, ай,
Гөрләек, гөрләек.
Фекла Калинина, Анна Михайлова, Анна Емельяновалар җырлаган. Күренекле карендәшебез Геннадий Макаров фоноязмаларыннан алынды.
Нет комментариев