Питрәчтән Ксения Алексеева шигырьләре
Янсуар авылыннан Ксения Алексеева үз вакытында озак еллар фермада сыер сауган, балалар үстергән, мал-туар асраган, йорт-җирен карарга да өлгергән. Шулай ук, төрле темага шигырьлэр язарга да вакыт тапкан.
Туган авылым
Татарстанның бик матур авылы
Янсуарда туганмын.
Инеш буйларында су коенып,
Кулларымны, битне юганмын.
Янсуарда туган кешеләрнең
Шунда узган яшьлек еллары.
Авылымнан киткәнәрнең
Көтеп тора кайтыр юллары.
Авылымнан китсәм, ераграк
Сагынып кайтам туган ягымны.
Дуслар белән балтырганнар җыеп,
Көпшә ашап үскән чагымны.
Кайда гына барсам да,
Искә төшә авыл кичләре.
Авылыма хуш ис таратадыр
Болынында чәчәк исләре.
Күкрәкләргә сыеп бетә алмый,
Туган авылымның hавасы.
Дәва булыр искән җилләре дә,
Төзәлер күк йөрәк ярасы.
Туган авылым куңелемә якын,
Җилләре дә назлы, ягымлы.
Урамында ялан эз калдырып үстек,
Онытып булмый андый чагымны.
Онытылмас гомер буйларына,
Сызылып аткан алсу таннары.
Моңландыра күңелләрне,
Кошларның сайраулары.
Янсуарны курим дисәгез,
Килегез, юллар такыр.
Кызларыбыз бик тә матур,
Ә, егетләребез бик батыр.
Туган авылым Янсуарым,
Бик тә якын куңелгә.
Синдә узган яшьлегемне,
Оныта алмамын гомергә.
Туган авылымның матурлыгы
Искә төшә үткән елларда,
Моңланганда су буенда йөрсәм,
Кул болгыйлар күк таллар да.
Яшь вакытлар узгач
Сагындыра чишмә буйларында
Бергә-бергә очрашулар.
Яратканнар калды еракларда,
Язмады кавышулар.
Гомер йомгакларын суткән чакта
Искә тошә яшь вакытлар.
Бер-беребезгә гашыйк булганда,
Почталарда йөрде шул, хатлар.
Яраткан идем, диеп әйтсәм,
Ышанмассыз инде сүземә.
Очрашырга язса, бер туйганчы
Карап торыр идем үзенә…
Шәхси альбомыннан алынган фотода Ксения Гуриевнаның яшьлек еллары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев