Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Николай Александров: «Кайда йөрсәм дә, күңелдә син – Керәшен Сәрдәсе»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының җирле шагыйре Николай Александров шигырьләре.

Күңел түрендә – Сәрдәм.

Иң гүзәл авыл син, Сәрдәм:
Бар дөнья ямен җыйган.
Галәмдәй киң күңелеңә
Ничаклы сөю сыйган.
    Куш.:Алсу таңга ачып куя
     Һәр тәрәзәң пәрдәсен.
.     Кайда йөрсәм дә, күңелдә
.    Син – Керәшен Сәрдәсе.
.   
Һәр балаңа кадерле син,
Сиңа – газиз һәр балаң.
Күңел теләп, сиңа кайтам -
Җаннарыма ямь алам.
.      Куш.:шул ук
Ир-егетләр – яу батыры,
Эштә дә тиңнәр булмас.
Кызларың – сылу, чибәрләр, -
Күңел яратып туймас.
               Куш.: шул ук.
Инешләрең йөгерек сулы,
Сихри моңлы һәр чишмәң;
Җаныма яктылык иңә
Чишмәгә серем чишсәм.
               Куш.: шул ук.
Болыннарда чалгы моңы,
Тургай  җырында – кырлар;
Таңнар аткач, сандугачлар
Сәрдәне мактап җырлар.
                 Куш.: шул ук.


Рәхмәт сезгә, авылдашлар

Чакырдыгыз, очып кайттым,
Авылдашлар, рәхмәт сезгә:
Күңелемә бәхет иңде,
Шатлык нуры – күзгә, йөзгә!

 Зал тутырып җыелгансыз,
Авылдашлар, рәхмәт сезгә!
Хис-тойгыга тулды җиһан,
Җан сусаган сихри сүзгә.

 "Чулпы” җырлый җаннар биләп,
Таныш моңнар үзәк өзә:
Күпме сагыш, күпме аһәң, -
Мескен йөрәк ничек түзә!?

 Миннән бүләк – шигъри юллар,
Шигырьләрдә – рәхмәт хисе,
Сихри мизгел бүләк итте,
Бүген безгә Сәрдә киче.

 Шигыремдә – бала чагым,
Монда үткән яшьлек елы,
Татлы, якты, назлы алар,-
Хатирәләр шуңа җылы.

 Бу мизгелләр  гомергә тиң,
Бу мизгелдә – хөрмәт хисе;
Искә төшеп, җаннар назлар
Кабатланмас Сәрдә киче.

 Чакырдыгыз,авылдашлар,
Теләп кайттым, рәхмәт сезгә!
Тагын шундый очрашулар
Бүләк итсен язмыш безгә!

Табигатьтән ничек көнләшмисең
                “Учись у них…" А. Фет


Бу көзләрдән ничек көнләшмисең,
Ничек сокланмыйсың көзләргә:
Хушлашканда туган сагышын да
Төрә бит ул нурлы төсләргә!

Ә кышларда күпме аклык, сафлык,
Күпме көч һәм гайрәт буранда!
Яшик әле без кышларга охшап,
Күңел кылы сыкрап торганда.

Ә язларның сихри гүзәллеген
Учлап-учлап җанга саласы!
Безнең язмышларга, язлар кебек,
Сүнәсе дә кабат янасы!

Баш әйләнә, йөрәк ярсып тибә:
Сихри язга җәйләр ялгана –
Күпме аһәң, күпме җете төсләр,
Хисләреңә ал да сал гына!

Шигырьләр Николай Александровның шәхси архивыннан алынды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев