Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Күңелләрдә сөю исән булсын...

Үзешчән керәшен шагыйрьләре иҗатын тәкъдим итәбез.

Яшәвем мәгънәсе

Кызым миңа шундый сорау бирде:
«Әни, кайчан үзең өчен яшисең?»
Кызык сорау, ә чынлыкта,
Мин кем өчен җирдә яшим соң?!

Кем өчен соң яшим мин дөньяда, —
Гаиләм өчен яшим күберәк.
Гаиләм тынычлыгы, иминлеге,
Барыннан да миңа мөһимрәк.

Балаларым өчен диеп яшим,
Балаларым диеп җан атам.
Кыз-улларым, кияү-киленнәрем —
Барысын да бик тә яратам.

Балаларым гаиләле булу,
Күңелле дә, бик тә рәхәт тә.
Балаларым пар канатлы булып,
Яшәсеннәр иде, бәхеттә.

Сәламәтлек телим барчасына,
Һәм тормышларында бәрәкәт.
Хәлне белеп, булышып торалар,
Миннән һәммәсенә зур рәхмәт.

Оныкларым өчен яшимдер мин,
Бик яратам инде үзләрен,
Алар бит балаларымның
Мәхәббәт җимешләре.

Оныкларым, татлы җимешләрем,
Бик кадерле алар һәммәсе,
Алар бит безнең киләчәк,
Тормышыбыз мәгънәсе.

Элек эшем диеп, янып-көйдем,
Хәзер инде, өйдә утырам.
Җәй җитүгә, ике ишегалдын
Каз-үрдәкләр белән тутырам.

Көн тудымы, мал туар дип,
Иртә таңнан чыгып чабабыз.
Без башкача яши дә белмибез,
Шулай яшәү ямен табабыз.

Менә шулай итеп яшәп ятыш,
Менә шушы — бөтен байлыгым.
Оныкларым, балаларым өчен,
Гаиләм өчен бөтен барлыгым.

Буш йортларда ялгыз калып,
Үзең өчен яшәү язмасын.
Сәламәтлек булсын һәм тигезлек,
Ялгызлыктан Аллам сакласын.

Раиса ГЕРАСИМОВА.
Кукмара районының Кызыл Тау авылы.

* * *
Хисләремнән көлдең, зинһар өчен,
Күздән югал, бүтән күренмә.
Чәчем үрдем инде бер толымга,
Уйларыма килеп сарылма. 

Уч төбендә гомер юлыңны да
Минем юлым белән тиңләмә.
Соңгы кабат сина карап елыйм,
Бу — соңгысы. Мине эзләмә.

Син эзләмә мине иртә таңнан,
Сүзең башлап, көтмә җавапны.
Мәхәббәткә чикне үзең куйдың,
Сөюләргә ялгап газапны.

Үтәр атна, еллар, гомер үтәр,
Яшьлек хисләре ерак калыр.
Күңелләрдә сөю исән булсын,
Авырлыкка мин бик сабыр.
* * *
Җәйләр үтә, көзләр килеп җитә,
Ә бит күңел аны көтмәде.
Араларга кышлар үтеп керде,
Ямьле язлар һаман җитмәде.

Күңел көтте, күңел күпне көтте,
Көтте язның җылы көннәрен.
Ә көз бары салкыная барды,
Якынайтып суык төннәрен. 

Килер назны көтеп җаным арды,
Салкын кышка күңел күнекте.
Кышка гашыйк булдым. Көтмәгәндә
Ярсып-шашып яз килеп җитте.
Марианна КУЛЯЕВА.
Түбән Кама шәһәре.

Бәхет сере
Арабызда — бәхет хисе,
Жылытырмы икебезне?
Алла биргән мәхәббәтнең
Саклыйк икәү жылы хисен.

Шигырь аша аңларсыңмы
Сине ничек сөйгәнне?
Безнең серле мәхәббәтнең
Бүтән булмас серләре.

Күрәсеңме, синең белән
Күбәләктәй балкыймын.
Сизәсеңме, синең белән
Бәхет юлын атлыймын.

Куллар кулда булыр микән,
Куанычым син минем.
Безнең арабызда булган
Бәхет серен сөйлимен.

Жылы сүзем яз җиледәй
Үтәр микән күңленә?
Ак кошлардай парлы булып,
Йөзсәк иде гел бергә.

Вакыт тәме
Яшибез ашыга-ашыга,
Вакытны да күрмибез.
Кая куабыз соң вакытны, —
Уйламыйбыз, сизмибез.

Яшибез бер вакыт кына,
Ашыкмагыз, туктагыз!
Вакыт куып тормыш бармас,
Яшәү ямен тоегыз.

Туктап уйлан әле, дустым,
Ашыкмыйча бу юлы.
Вакытларның тәмен тоеп,
Яшәп калыйк бу чорны.

Ходай биргән, вакытлыча
Яшәп, тормыш күрергә.
Саклап яшик без дуслыкны,
Тату булып гомергә.
Артем УТКИН.
Түбән Кама шәһәре.

* * *

Ялгыз өй
Ялгыз өйнең тәрәзләре ябык,
Капкасы да хәзер ачылмый.
Як-ягында чытырманлык үсә,
Уты сүнгән, балкып ул тормый.

Нигез елый нәни балалардай,
Тик теле юк аның әйтергә.
Беркемгә дә кирәк түгел бу йорт,
Килүче юк аны күрергә.

Кеше кебек ул да зарланадыр,
«Хәлемне дә белмиләр», — диеп.
Япа-ялгыз калган, тау астында
Тора хәзер тик башын иеп.

Ни әйтәсем килә дуслар сезгә? —
Туган йортыбызны без белик.
Еракларга чыгып китсәк тә без,
Нигезләрне һич тә җимермик.

Чишмәләргә төшәм су алырга
Чишмәләргә төшәм су алырга,
Их, салкын да аның сулары.
Тыңлагызчы, ишетәсезме сез? —
Җыр суза бит матур кошлары.

Салмак кына итеп гүя сөйли,
Бу тормышның серле мизгелен.
Сайра, кошым, сайра таңга кадәр,
Искә төшер җүләр яшьлегем.

Кайчан гына булды икән ул хәл,
Курми калдым, сизми калдым һич.
Бәлки, ялгышамдыр? Бу төш кенә...
Көтим әле, килер бәлки, кич.

Юк, ялгышмыйм, яшьлек бары мизгел,
Бер була да, бүтән кайтмый ул.
Елгалардай агып китә дә тиз,
Сулар кебек, кире акмый шул.
Алина НАСЫЙРОВА.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев