Керәшен җыры: Җырлашыгыз, әйдә
Җан җал иткәндә

Керәшен җыры: Җырлашыгыз, әйдә

Мамадыш районының Мочалкино авылында Вера Григорьевадан язып алынган җыру.

Җырлашыгыз әйдә

Синең чәчең нигә болай кара,

Нинди майлар белән майлыйсың,

Ай, майлыйсың?

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Кай урынга куйсың да, ярыйсың,

Ай, ярыйсың.

 

Җырлашыгыз, әйдә, җырлашыгыз,

Керешегез безнең дә көйләргә,

Җәмнәр керер безнең дә өйләргә,

Ай, өйләргә.

 

Сандугачлар булып та сайрар идем,

Сандугачның телләрен белә алсам,

Ай, белә алсам;

Җан кисәгемне җарып та бирер идем,

Җаным кайда икәнен белә алсам,

Ай, белә алсам.

 


Нет комментариев