Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы «Туганнарымны эзләп таптым»

Казан утлары» журналы архивыннан алынган бу җыру һәркемгә ошар.

Көмеш тә йөзек койдырдым
Чынкай гына көмеш акчадан.
Сез туганнарны эзләп таптым
Алмалары пешкән бакчадан.
Агыйделкәйләрнеи лә күбеген
Җыеп кына алдым бер уймак:
Сез туганнарны эзләп таптым
Сакраларга чыгып бер буйлап.
Су буйларына төшәр ием
Су тавыгы тезелгән чакка:
Туганнар янына барыр ием,
Ач үзәгем өзелгән чакта.
Сандугачлар булып сайрар ием.
Өй арткынаемда сад булса.
Жаннарымны ярып бирер ием,
Якын итүегез хак булса.
Аклы ла яулыкнын парчасы
һәрбер яулыкларда булсачы;
Сез туганнарның нурлы йөзе
Көн дә күз алдымда булсачы.
Кара урманнарны өч әйләндем
Таянырга терәк талмадым;
Күпләр эзләдем мин. күп сорадым
Сездәй туганнарны тапмадым.
Өстәл өсләрем лә эскәтер
Эскәтер өсләре чынаяк,
Чынаяк түгел, чынкай көмеш,
Безнең лә дускайлар шушы имеш.
Сырга бауларым билдәндер
Алтынчылар коеп биргәндер Кашларың-күзләрең килгәндер.
Бер Ходаем сөеп биргәндер.
Башымдагы гына ла ак яулыгым
Очып кынай барган кош кебек
Бу ди ашаган-эчкәннәр,
Йокы арасындагы төш кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев