Наилә Әлмиева язып алган җыру
Челтәрле, ди, күпер, сигез такта,
Таптатасым килми, лә, атларга. (2)
Унҗиде яшьле, ди, сөйгән ярны
Билгетәсем килми, лә, җатларга. (2)
Зәнгәрле, ди, күлмәк, ай, зәнгәрле,
Үтә-күренәдер, лә, тәннәре. (2)
Аерылган чакта, ла, суырып үпте,
Әлдә бетми авызның тәмнәре.
Түгәрәккәй күлдә бәке уйдым,
Бәкеләрем тирән, нә, булсын дип.
Унике, ди, җәштән сине сәйдем,
Гумерлеккәй җәрем, нә, булсын дип.
Нет комментариев