Яңа ел мәзәкләре
Һәрвакыт яшь һәм матур булып калу өчен ешрак елмаерга, чын күңелдән көләргә һәм, гомумән, тормышны яратырга кирәк.
Елның соңгы көннәре. Авызыннан ут чәчеп торган хатынының үзгәрүен нәрсәгә дә юрарга белмәгән ир:
— Сиңа нәрсә булды? Әллә авырып киттеңме?
Хатыны:
— Юк, кадерлем. яңа елны яңа кием киеп каршыласаң, ел буе ирең белән гөрләшеп яшисең, ди. Ышанмасаң, гороскопны укып кара. Ире, күзлеген бер салып-бер киеп, "Туганайлар"ны актара да, авыр сулап әйтеп куя:
— Кара әле, сиңа әйтәм, бу гороскопны хатын-кыз уйлап тапмадымы икән?
— Нигә алай дисең?
— Ирләрдән акча кысу өчен сез хатыннар әллә ниләр уйлап чыгарасыз бит. Бу да шуңа охшаган...
* * *
Яңа ел төнендә бала табу йортына килгән яшь әти:
— Фәләнен төгән, минем хатын игезәкләр тапканмы?!
— Юк ла, берәү генә, — дип тынычландыра аны ак халатлы медсестра. — Икенче юлы эчмичә килегез, зинһар. Юкса, балагыз күзегезгә ике генә түгел, өч булып күренер.
* * *
Яңа елның беренче көне. Тирә-якта беркем юк. Исерек балыкчы боз тишеп маташа. Аның янына бер кеше килеп баса:
— Монда балык юк!
Балыкчы бераз читкәрәк китә һәм тагын бозны чокый башлый. Аның янына тагын теге кеше килә:
— Монда балык юк дип әйттем бит инде!
— Каныкты бит, әй! Син кем соң әле ул кадәр?
— Мин — бу боз шугалакның директоры!
* * *
Дуслар җыелышып, үз араларыннан берсенең өендә яңа елны каршы алалар. Сәгать уклары иртәнге дүртне күрсәтә. Кунаклар кайтасыларын да онытып, иркенләп утыралар. Аларны ничек озатырга аптыраган йорт хуҗасы боларга әйтә:
— Телефоннан янгын сүндерүчеләр шалтыратты. Кайсыгызныңдыр йорты яна. Начар ишетелә иде, кайсыгызныкы икәнен аңлый алмадым...
* * *
Яңа ел төне. Өй тулы кунаклар. Хуҗа ир кунакларның чәркәләренә самогон салып йөри. Бер пар янына җиткәч, ирдән сорый:
— Хатының нәрсә эчә әле синең?
— Минем канымны!
* * *
Начальник эшкә яңарак кына кергән бер хезмәткәрне кабинетына чакыра:
— Син аракы, шампанский, вино һәм пивоны катнаштырып эчәргә яратасыңмы?
— Юк, — ди сүзнең нәрсә турында барганын аңламаган хезмәткәр, — башны авырттыра бит ул.
— Аңлашылды. Сине Яңа ел төненә дежурга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев