Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Һәркемгә кирәкле «канатлы» сүзләр

«Канатлы» сүзләрдә – тормыш мәгънәсе. Алар, чын энҗе шикелле, халык хәтерендә искерми-тузмый сакланганнар. Кешелекле һәм үз уй-фикере булган кешеләр өчен аларның бүгенге көндә дә әһәмияте чиксез зур...

* Бер тамчыдан яңгыр булмаса да, күлләр тамчыдан җыела. Дөнҗада шундый шифалы тамчы бул.

* Ясалмалык җанны биздерә. Һәрчак үзең булып кал.

* Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел.

* Бөркетләр кыяга оялый. Ә син шул кыя сыенган күк йөзе бул.

* Начарлыкка исең китмәсен, ә җакшылыкны бер дә онытма.

* Агач башын җил туздыра, кеше арасын – сүз.

* Сүзеңне уйлап сөйлә, дусларың күп булыр.

* Күктә кояш бер генә, ә йолдызлар күп. Ә син кояш булып бак дөнҗага.

* Йолдызлар ерак, димә, күңелең нур сибеп балкысын.

* Һәркем хыялы – йолдызлар биеклеге. Максатың шул биеклеккә илтсен.

* Акны кара дигән белән, ак каралмас. Караны күпме агартырга тырышсаң да, агармас. Дөнҗада ак буласыңмы, карамы – үзең кара...

* Яхшылыкка кем дә яхшылык белән түли. Ә син менә начарлыкка яхшылык белән җавап биреп кара.

* Урыны үзгәргәнгә карап кына кешегә мөнәсәбәтеңне үзгәртмә.

* Тамыр тирәнлеген яфрак тоя.

* Акыл сату җиңел, әмма, никтер,
Сатып алып булмый акылны...

Фотода: Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылыннан Аннук тутай Михайлова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев