Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Кайтып киләм әле. Сагындырды»

Георгий Ибушевның шигырьләреннән бер бәйләм.

Җиләктә

Җиләкле җирләргә чыктым,
Япмадай кызыл җиләк.
Утырып, чүгеп, үрмәләп,
Тутырып җыйдым бер чиләк.

Телем белән сыты-сыта
Татлы тәмен татыдым.
Гүя эре җиләк булып
Пешкән минем шатлыгым…

 

Кайтып киләм әле. Сагындырды.

Кайтып киләм әле. Сагындырды.

Тугайларны йөреп чыгармын.

Мәтрүшкәләр инде чәчәктәдер,

Чат тавыннан җиләк җыярмын.

Әйләнермен басу сукмакларын,

Инде арыш башак җыйгандыр.

Юкәләрдән татлы, баллы һава

Урамнарга җәелеп тулгандыр.

Күршеләр һәм авылдашлар белән

Сөйләшермен, кызык аларга.

 

Сорашырлар: «Кай якларда йөрдең,

Нинди яңалыклар Казанда?»

Инеш аша салган ташлары да

Кадерле бит аның, төшемдә –

Шул ташларны, болын, үрләр күрәм

Ялгыз имән Чат тау өстендә.

Кайтам әле, кайтам, җан җылытып

Болыннарда килә ауныйсым.

Кадерләрен туып үскән җирнең

Читтә өзгәләнгәч аңлыйсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев