Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева: «Кеше эзлим»

Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева-Данилова үзенең социаль челтәрендә язган шигырьләре белән уртаклашып бара. Шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

ГАУГА

Ярым-йорты өзеп, кабаланып,
Бәйләнмәгән сүзләр көрмәкләнә.
Тел чишелә хәмер төтенендә:
Каһкахәләр белән оча үпкә-
Агу катыш тезмә «йөрәкләнә».

Ничә буын бабаң шыплап салган
буа таша: кайнап, актарылып.
Өст(е)өстенә баса каһәр, ләгънәт-
Нәсел тузгытучы кантар булып.

Чик-чамадан чыга сүзләр... Күзләр,
чыккан җирен онытканнар, күптән.
Исерткече аңын иярләгән-
Башта томан... Ыштан кигәч җиткән!

«Ыштан кигәч, миең чүбек булсын:
Минкем!»- диючеләр өстен бүген.
Әйтерсең лә, кендек-куласада,
Алар тарткан барлык дөнья йөген!..

...Таркаулыкка илткән тар мин-минлек.
Еллап сузган гауга- көнлек түгел!..
Бабаларың исән булса, әгәр,
Тонган күзең ачар иде бүген:
-Син дә чүбек кенә...Кендек түгел!

БЕЗ КАЙСЫ КАТЛАМНАН

Без кайсы катламнан килгәннәр?
Төптәнме, күктәнме, Җирдәнме?..
Я, берәр, янәшә дөньяның
Җиденче катыннан иңгәнме?..

Без, җиргә, узышлый кергәнме?
Токымнар аралап, ырулап?!. Кем, безне, ашлаган бу җирдә?
Кайсысы ташлаган ырымлап?!.

Кайсыдыр тарафтан искән җил-
Өермә, давылдан калганмы?!.
Ата ул, әнкә кыз белмәслек,
Мәгънәсез, маңкорт, я наданмы?..

Кем безне бу җирдә яклаган,
Чумырып эчкәндә михнәтен?..
«Сыгылсын, изелсен, бетсен,»- дип,-
«Онытсын өммәтен, милләтен?!»..

Без «калдык»!..Чүп-чардан, пычрактан
Әвәләп, ташланган үләтләр!..
Үледән аеры, тән тоткан,
Тирегә төрелгән, сөякләр!

Без кайсы катламнан яралган?
Туфракта ятабыз. Аста без...
Җир сутын имгәнме, эчкәнме?..
Чирләрдән арынмас, хаста без!

Туганнар туганны талаган-
Таптаган; тапланган-үчләнгән!..
Акчага, мөлкәткә сатылган-
Бизмәнгә салмыйча, үлчәнгән!..

Үчләнгән!Үлчәнгән! Биртләнгән!
Тамгасы, мижасы киртләнгән...
Әүмәте, дәүләте- һәммәсе,
Ян-яклап, мөһерләп, бикләнгән!..

КЕШЕ ЭЗЛИМ

Аз булмады, җылы эзләгәндә
Бөрешепләр җаным өшегән.
Бер сорауны мең кат кабатлыймын:
-Нәрсә булды сезгә, кешеләр?..

Ялган басты илне, басты телне.
Үз-үземне кат-кат тикшерәм...
-Көзге, көзге! Хет, син дөресен әйт,
Ышанырга нинди кешегә?!.

Күңел тарлыгында акыл тынчый,
Кем нотыгын кемнәр төшенгән?..
Көтәрлекме фанилыкта кадер,
Кабер казып төрткән кешедән?!.

Мин дөньяга чыгып сөрән салам:
-Ничәү калды «дөрес ише»ләр?
Кайда куллар? Кош сайраткан телләр?..
Кая олактыгыз, кешеләр?!.

ЯЛГЫЗ БҮРЕ

Ачның хәлен туктан сорамагыз...
Яз кояшын табармын күк көздән;
Караңгыдан чеметем нур эзләп,
Саубуллашмый гына китәм сездән.

...Таштай авыр йөгем бикләп куйдым
Үткәнемә амбар йозак элеп.
Газизләрдән газиз гомеремне
Жәлләмичә, кыл урталай бүлеп:

Киттем. Яшем күзне томалаган...
...Күк капусын эзләп кармаланган
Мин булырмын:
үз кыйбламны табып,
Хаккым даулап, ирек дәгъвалаган.

Кодрәтемне денгә кертмәк булып,
Качым үбәм: тыным, җаным белән.
...Хәлләремне яттан сорыйсызмы-
Кайда ул «тук», минем хәлне белгән?!.

...Казык тешен чәнчеп каным эчкән
Бүре бүген миндә. Булсын! Түзәм!
Тамырымда шаулап аккан канын
Йөрәк тибешемнән төгәл сизәм.

Минем тәндә ага ерткыч каны.
Яраларым ялап калдым тере...
...Ай нурында баскан, горур сынлы,
Төнге күккә баккан, ялгыз бүре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев