Һәр якның яратып җырлый торган үз җыруы була. Менделеевск районында яшәүче керәшеннәрдән язып алынган җыруның сүзләрен карыйк әле.
Бүлмә эчләрендә бүлмә,
Кәнсәләр бүлмәләре;
Күз төпләренә сызылган
Мәхәббәт сөрмәләре.
Кушымта:
Әлилә, мәлилә
Алдырырга да була.
Теләмәсә ят кулына
Калдырырга да була.
Тәрәзә ачып тарак бирәм,
Бөдрә чәчең тарарга.
Юлларыңны күрсәтеп кит,
Сагынганда карарга.
Кушымта:
Әлилә, мәлилә
Алдырырга да була.
Теләмәсә ят кулына
Калдырырга да була.
Пароходка товар төяп
Еракларга илтәбез.
Кулларымны болгап калам
Аерылышып китәбез.
Кушымта:
Әлилә, мәлилә
Алдырырга да була.
Теләмәсә ят кулына
Калдырырга да була.
Йола һәм уен җырлары китабыннан.
Нет комментариев