Анастасия Усачева: «Күңел»
Җан җал иткәндә

Анастасия Усачева: «Күңел»

Асыл карендәшебез, шагыйрә Анастасия Усачеваның «Күңел» шигырен тәкъдим итәбез.

Күңел

Кайчакларда мине чолгап ала,
Уйга сала яшәү ялкыны:
Кайда калды икән татлы хисләр,
Мәңге сүнмәс яшьлек ташкыны?
Сагышлардан һич тә арынып булмый,
Сагындыра шул парлы чаклар.
Җиһаннарын урап кайтыр идем,
Кайтыр булса дәртле яшь чаклар!
Күңел бит ул — серле сандык кебек,
Үткәннәрне тирән яшерә.
Гомер узган саен моңга тулып,
Яшьлектәге хисләр яшәрә.
Ирек куям кайчак күңелемә:
Хыяллансын, димен, эзләнсен.
Үткән юлларына борылып карап,
Әрәм үтте гомер димәсен.


Нет комментариев