Зәй районының Югары Баграж авылында яшәүче карендәшебез шигъриятькә тартыла.
Әлфия Кондрабаеваның "Кайтып барам авылыма..." шигыре.
Кайтып барам авылыма,
Сукмаклары күренми.
Өй кырындагы карт тирәк
Моңсу гына сәламли.
Өйләр инде бушап калган,
Балалар да йөгерми.
Ихатада җил бураны,
Хәтта этләр дә өрми.
Сагынам сине, туган йортым,
Нинди сүзләрем әйтим?..
Ашкынып сиңа кайттым мин -
Син дә калгансың ятим...
Нет комментариев