Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

“Ак күлмәкле кыз” (дәвамы)

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим хикәясе.

Әкәмәт уңышлы булды бүгенге көн. Курс эшен тапшырмаган өчен бераз «эләктерделәр» инде, әлбәттә, аның каравы кесәдә симфоник оркестрга билет һәм күңелдә редактор белән булган әңгәмә шатлыгы бар. Соңгысы һич көтмәгәнчә килеп чыкты. Редактор белән «сугышырга» дип кергән иде югыйсә Атлас.

— Соңгы вакытта хикәя жанрына аеруча зур игътибар итеп киләбез. Шуңа да карамастан безнең кайбер язучыларыбыз бу гадәттән тыш серьезный эшкә җиңел карыйлар. Әллә ниткән кәкре-бөкре формалар белән мавыгалар. Ләкин бит безнең бай традициябез бар, — дип башлап, ахырдан сүзне Атласка күчереп: — Хикәягезнең язылган өлеше игътибарга лаек, — диде.

Концертка әнә шундый шатлыклы уйлар белән килде Атлас. Ул икенче ярусның беренче рәтенә килеп утырды да партерны күзәтә башлады. Алдагы рәтләрне карап та тормады, чөнки анда ялтыравыклы чуар күлмәк кигән җәенке ханымнар һәм пеләш башлы юан абыйлардан башка «кызыклы» кешеләр булмый. Күңелне җәлеп итәрдәйләр уртадагы рәтләрдән башлана һәм арткы рәтләргә таба арта бара.

«Чү-чү! «Шул» түгелме соң бу?! Кершән кебек ак күлмәк... Иңнәренә салынып төшкән чем-кара чәч... Тукта, тукта... Башка концертларда да шушы ук урында күрә иде түгелме соң аны Атлас?! Моңа кадәр нишләп игътибар ителмәгән соң әле аңа?»

Атлас йөрәгенең кинәт сикереп-сикереп тибүен тоеп алды, чигәләрен нәрсәдер кысып куйды. Күңел түреннән кузгалган шушы дәртле ашкынуга Тугызынчы симфониянең бетмәс-төкәнмәс рух, ләззәт, көч, илһам бирә торган авазлары кушылды. Күз алдында ялкыннары күккә күтәрелгән зур янгын шәүләләре, ак күбекләр белән чуарланган биниһая диңгез дулкыннары, туктаусыз уйнап торган яшен чаткылары һәм тыныч кына агып яткан дала елгалары, кеше аягы тимәгән ерак утраулар күренгәндәй булды.

Аннары, Сәйдәш моңнарына ияреп, сабый чакларында ук канына сеңгән кара урманнарда, таныш чишмә буйларында, меңәрләгән чәчәкләр белән тулган болыннарда йөреп кайтты. Сәйдәш әсәрләренең һәр авазында әлеге чәчәкләрнең ачык төсләрен күрде. Таныш чишмәләр, шул чишмәгә төшкән кызларның чуар чиләкләре һәм көмеш чулпылары чылтырагандай булды һәм, кая гына барса да, аңа ап-ак күлмәк кигән, чем-кара чәчләре иңнәренә салынып төшкән бер кыз карап торды.

Концерт бетеп, тамашачылар урыннарыннан тора башлагач та, Атлас ләззәтле хисләреннән аерыла алмыйча утырды. Тирә-ягындагы кешеләр шау-гөр килеп сөйләшә башлагач кына урынан сикереп торды һәм, кешеләргә бәрелә-сугыла, аска атылды. Кемнеңдер: «Классик музыка тыңларга килгән, имеш», — дигән зәһәрле сүзләрен генә ишетеп калды.

Партердагы тамашачылар чыгып беткәннәр иде инде. Атлас урамга чыкты. Кешеләр якындагы тукталышка китеп баралар. Ул як-ягына каранып алды һәм үзе кайтасы урамга таба баручы бер ак шәүлә күреп, шунда йөгерде.

— Концерттанмы? — диде кыз, сүлпән генә. Ул әле музыка тәэсиреннән айнып җитмәгән иде булса кирәк.
Сөйләшмичә генә атладылар. Ләкин бу тынлык озакка бармады:
— Ә сез беләсезме, — дип кабынып китте кыз кинәт кенә, — Бетховен миңа Маяковский белән Есенинны хәтерләтә, ә Сәйдәш Галимҗан Ибраһимов белән Такташны.
— Ләкин бит Ибраһимов белән Такташ арасында уртаклык табуы шактый кыен, — дип каршы төште Атлас.
— Ә Сәйдәш нәкъ менә аларның аерымлыкларын бергә китереп бәйли дә. Анда Ибраһимовтагы салмак һәм төпле акыл да бар, Такташтагы омтылыш һәм якты моң да.
Ике яшь йөрәк арасындагы сөйләшү үзеннән-үзе мәхәббәт турындагы фәлсәфәгә әверелә башлаган иде. Ләкин кыз:
— Әйдәгез, бу теманы калдырып торыйк, — дип кырт кисте. — Мин мәхәббәтне романнардан гына укып беләм әле...
— Мин дә, — дип пышылдады Атлас. Әмма алар бу минутта үзләре әйткән сүзләрне кире кагарлык бер көч, ашкыну туып килүен ачык тоялар иде.

Уты сүндерелмәгән таныш тәрәзә янына килеп җиткәч, кыз һәрвакыттагы мутлыгы белән:
— Тыныч йокы, — диде дә тәрәзәгә табан омтылып куйды, ләкин бүген башка һичбер вакытта булмаган бер кыенсыну аны тыеп калды, һәм ул акрын гына капкага табан атлады.

Атлас кыздан күзләрен алалмый карап торды. Әйтерсең ул Атластан ераклашмый, аңа табан килә, менә ул аны кочагында да тоя инде. Шулчак чылтырап веранда ишеге ябылды, бераздан эре шакмаклы тәрәзә пәрдәсендә кыз шәүләсе пәйда булды. Ул чәчләре белән капланган яңакларын ике учына салды да өстәлдәге китапка текәлде...

Атлас юл буе үзен-үзе әрләп кайтты: «Егет, имеш! Бәлеш бит син, камыры пешеп җитмәгән бәлеш. Ул да шулай өстәлгә куймас борын җәелеп китә. Мәхәббәт турында өч-дүрт сүз әйтүгә җебеп төшмәсәң...»

Ул, бүлмәдәшләрен уятмаска тырышып, акрын гына керде, төнге лампасын кабызып, язарга утырды.

* * *
Таң белән уянды Атлас. Кәефе әйбәт иде, бәлки, күңелендәге шатлык та шулай йокларга ирек бирмидер.

Кичә ул курс эшен яклады. «Отлично» билгесе куйдылар. Профессор хәтта: «Сездән әйбәт кенә архитектор чыгарга мөмкин», — дип мактап та алды әле. Профессор дигәнең мактауга саран халык ул. Күңелләренә бик хуш килмәсә, авызларыннан тартып та алып булмый мондый сүзне.

Атлас кәефле уйларына иркәләнеп бераз гына киерелеп-сузылып ятты да, язылып бетмәгән хикәясен исенә төшереп, ашыга-ашыга урыныннан торды. Салкын су белән биленә кадәр юынды, су белән ипи капкалады да урамга чыкты. Әллә кайчан инде таңны Казансу буенда каршыларга хыялланып йөри иде, шунда таба атлады. Көнчыгыш офыкның нинди төсләргә кереп балкуын карарга да, иртәнге нурда көмеш тәңкәләргә охшап калган Казансу дулкыннарына сокланырга да онытты. Бу минутта ул хикәясендәге геройлары белән яши иде: аларның эш-хәрәкәтләрен башыннан кичерә, язмышлары кай якка агып китәчәген уйлый. Комда яткан ак күлмәкне таптый язмаган булса, һаман шулай дәвам итәр иде. һа! Бу бит шул күлмәк, аныкы!

Атлас тирә-якка караштырды, күз карашы белән елга өстен сөзеп алды, ләкин күлмәк хуҗасы беркайда да күренми иде. Кинәт аның тәннәре чымырдап китте. Теге як ярдагы суга батучыларны коткару көймәләренә карап алды. Инде суга сикерим генә дигәндә, ярдан биш-алты метр чамасы эчтә быкыр-быкыр күбекләр кайнады һәм, Атлас эшнең нәрсәдә икәнен чамалап өлгергәнче, су өстендә акваланг кигән кыз пәйда булды. Аның чем-кара чәчләре резина калфагы астыннан чыгып иңнәренә ябышкан иде. Кыз, Атласны күреп, бер генә мизгелгә туктап калды. Яңа гына чыгып килгән кояш нурларында әллә ниткән төсләргә кереп ялтыраган кечкенә су тамчылары аның кара чәчләре буйлап төшәләр дә кояшта күмәч кебек янган кызгылт тәненә сикерәләр һәм аны иркәләгәндәй акрын гына аска тәгәриләр. Кыз чәй тәлинкәсе кадәр күзлекле маскасын һәм гарпунга кадалган зур чуртаны белән су асты мылтыгын яр буена ыргытты да кычкырып ук җибәрде:
— Ә сез минем чуртан белән ничек сугышканны күрсәгез иде!

Атлас, әле һаман нәрсә булганын аңлап җиткермичә, челт- челт күзләрен йомгалады. Кыз, яшел «үрдәк аяклары» белән лаштыр-лоштыр су ера-ера һәм үзенең су астында чуртан белән ничек сугышканын сөйли-сөйли, яр буена чыкты. Атлас инде эшнең нәрсәдә икәнен төшенде, ләкин аны бүтән нәрсә гаҗәпләндерә иде.
— Сез... сез... аквалангист та?! — диде ул, тотлыга-тотлыга.
— Гафу итегез, бу минем иртәнге зарядкам гына, — диде кыз, кислород баллоннарын сала-сала. Ләкин Атлас моны ишетмәде булса кирәк, үзе дә нигә икәнен аңлап бетермичә тезеп китте:
— Сез... сез... тел белгече дә, урам себерүче, архитектор да, музыка һәм әдәбият белгече дә, студентка да, эшче дә һәм аквалангист та! Кем соң сез?

Кыз күлмәген киде. Кислород баллоннары өстенә барып утырды да кашларын җыерып күңелсезләнеп калды. Ул да булмады, учлары белән битен каплап елап та җибәрде. Атлас, үзенең болай кызып китүе белән аны җәберсеттем дип уйлап, гафу үтенергә тотынды. Ләкин кыз аңа кулын гына селтәде һәм, лыш-лыш борынын тартып:
— Китегез, зинһар өчен, китегез, мин сезне яратам, мин сезне яратам, — дип кабатлады.
***
Күпмедер вакытлар үткәч, Атлас тагын редактор янына керде. Редактор, тормышта мондый кызлар булмый, дип, «Ак күлмәкле кыз» хикәясен кире борып чыгарды. Урамда Атласны Җәмиләсе көтеп тора иде. Атлас йөрәгендәге кимсетелүне җиңеп елмайды да:
— Җәмилә, дөньяда синең кебек кызлар булмый, — дип, кулъязманы кызга сузды. Җәмилә, ук кебек атылып, редакциягә кереп китте һәм өч сәгатьтән соң гына тирләп-пешеп, ләкин май кояшыдай балкып кире чыкты. Аның кулында кулъязма юк иде инде.
— Мин аңа бүгенге заманда көндез эшләп кичен укучы һәм кайбер нәрсәләрне үзлегеннән өйрәнә торган кызлар бар икәнен һәм татар кызларының аклы күлмәкне һаман да яратып киюләрен аңлаттым, — диде ул, Атласның кулларыннан тотып.

Башы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев