Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җәгүр дәдәй дәмәкләре

Гәрәй Рәхим ( Григорий Родионов) «Сайланма әсәрләр» китабыннан.

Бер арба утын

Менә сиңа бәхетсезне: олы юлга чыгып бер җир буе да барырга өлгермим, каршына тарантасы белән челтер-челтер килеп Бәчкә үзе, ягъни колхоз персидәтеле килеп чыкмасынмы! Колмаксар кырындагы эшләрнең торышын карарга килеше икән. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп, мине сразы туктатты бу:

—Мин бит сиңа бер-ике айдан алырсың, дидем, нигә рөхсәтсез ташыйсың урманны Кузьмин?! — ди бу, усал итеп.
Башка чакта миңа һәрвакыт Җәгүр дип эндәшкән Бәчкә, җитмәсә әле, кияү кеше, миңа монда, ялан кыр уртасында, фамилиям белән эндәшеп тора. Бик нык рәсмилеген күрсәтә, янәсе. Мин инде аптырадым да калдым, ни әйтергә дә юк.

Шунда кинәт миемә башкиткеч кыю бер уй килеп төшмәсенме.
— Рөхсәтсез түгел, иптәш персидәтел, рөхсәт белән алып кайтам, — дип ярып салдым мин, күземне дә йоммыйча. Бәчкә аптырабрак калды.

Әле моннан ике көн элек кенә миңа рөхсәт бирмичә чыгарганын хәтерли ич инде ул.
—Как так рөхсәт белән?! Кем рөхсәт итте? — диде ул, йомшара төшеп.
—Кем булсын, авыл советы рәисе. Мин аңа өйдә бер ярка утын да калмаганын әйткән идем, туйрадан бер олау утын алып кайтырга кушты.

Шуннан Бәчкәнең йөзе яктырып китте, кара айгырына бер чөңгереп алды да киткәндә артымнан кычкырып калды:
— Кара аны, атны бөтенләй өшәндерәсе булма.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев