Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зичәбашта авыл бәйрәме – Питрау узды

24 июльдә Зәй районының Зичәбаш авылы читтә яшәүче авылдашларын, кунакларны Питрау бәйрәменә җыйды

Бәйрәмгә якын-тирә район, авыллардан шактый халык җыелды. Питрау авыл хаклы, читтә яшәүче авылдашларының булышлыгы белән оештырылды.

«Бәйрәмне оештыруда өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез. Кемдер акчалата ярдәм итте, бүләк бирүчеләр дә шактый булды. Питрау бәйрәменә үзе кайта алмаучылар да хәтта үз өлешен кертте», - ди Анна Чехлова.

Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев бәйрәмгә җыелган халыкны котлап, матур теләкләр ирештерделәр. Авыл активисты Раиса Варфоломеевага раойн керәшен җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Дүрт-Мунча мәдәният хезмәткәрләре Питрауга хас төрле уен-бәйгеләр уздырды. Кыскасы, олысы-кечесенә рәхәтләнеп бәйрәм итү мөмкинлеге тудырылган иде. Мәйданда яңгыраган шат авазлар, дәртле җырлар аһәңе еракларга ук таралды.

Шул рәвешле, быел да Зичәбашта Питрау матур узды. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, аралашты, еллык эшкә рух күтәренкелеге алды.

Фото: Газета "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев