Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зичәбаш, Ленино авылы зиратларында зур өмә узды

Халкыбызда борынгыдан килгән бик мәгънәле сүзләр бар: «Исеннәрнең кадерен бел, киткәннәрнең каберен бел».

Бу сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап,  Яңа Чишмә районының Ленино авылында бик изге эш башкарылды.

«Авылыбызның битараф булмаган кешеләре һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре бердәм булып, зират коймаларын буяп чыктылар. Бу эшкә кирәкле буяулар үзара салым акчасына сатып алынды. Авылыбызның чисталыгы һәм тәртибе өчен җан атып, үз вакытларын кызганмыйча ярдәмгә килгән һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм», – диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина. Авыл өчен борчылып, тирә-якны тәртиптә тотучы  кешеләр булганда, авылларыбыз яшәрә, йола-гадәтләребез дә саклана.

Авыл халкы коймаларны буый
Авыл халкы коймаларны буый

 

Шулай ук, Зәй районының Зичәбаш авылында да зур өмә узды — анда зират коймалары яңартылды.

«Табигать тә безгә ярдәм итте: эш барышында болытлар килеп-китеп торса да, яңгыр нәкъ эшләр тәмамлангач кына ява башлады. Ходай ярдәме белән, барысына да өлгердек», – дип яздылар зичәбашлылар.

Зичәбашлылар изге эштә
Зичәбашлылар изге эштә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев