Зәйдән Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев җитди уңышларга ирешкән кеше
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Зәй районының Кече Баграж авылыннан Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе Вениамин Григорьев белән таныштырабыз.
Вениамин Демьянович 1932 елның 17 гыйнварында Зәй районының Кече Баграж авылында туган. 1954 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген С.Киров исемендәге синтетик каучук заводында башлый, анда мастердан алып предприятиенең баш инженерына кадәр юл үтә.
1970 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Вениамин Григорьевның хезмәт биографиясе Казан резина-техник эшләнмәләр заводы белән бәйле. Завод Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексының тотрыклы эшләүче предприятиеләренең берсенә әверелә. 1984-1990 елларда — «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры; 1990-1992 елларда - «Казан-резинотехника» аренда берләшмәсе идарәсе рәисе; 1992 елдан - «КВАРТ» Кама-Идел резина-техника акционерлык җәмгыятенең президенты - генераль директоры булып эшли.
Аның җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, техника яңартыла һәм өстәмә куәтләр төземи генә дә җитештерүне үстерүдә җитди уңышларга ирешелә. Вениамин Демьяновичның фән өлкәсендәге эшчәнлеге предприятие белән идарә итүне оештыру структурасының комплекслы сыгылмалы моделен төзү һәм тармак белән идарә итү системасының принципларын формалаштыруга карый.
Югары Советы Президиумының 1981 елның 6 апрелендәге Указы белән унынчы бишьеллыкның биремнәрен һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдәге күренекле җитештерү уңышлары, күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен Вениамин Демьяновичка Ленин ордены тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул 2005 елның 27 маенда вафат була.
Заинск-информ, Фото: интернет челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев