Зәйдән Римма Зверева 34 ел медицина өлкәсендә эшли
Сарсаз-Баграж авылында туып үскән Римма Михйловна, сайлаган һөнәренә тугъры калган. Ул - шәфкать туташы булып хезмәт куя.
Сарсаз-Баграж авылында Михаил һәм Клара Ивановлар гаиләсендә туган биш баланың өченчесе ул. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама медицина училищесына юл ала. Акушер белгечлеге алган кызны Югары Баграж фельдшер-акушерлык пунктына фельдшер итеп билгелиләр. Авылдашы Николай белән гаилә коралар, ике уллары Петр һәм Григорий туа. Зверевлар гаиләсе Иске Зәй бистәсендә төпләнә.
Римма Михайловна Зәйдә ул вакытта «кызыл бина»да урнашкан шәһәр дәваханәсенә эшкә урнаша. Аннан әлеге лаборатория ябылып, район үзәк дәваханәсенә кушыла. Биредә лабораториядә процедура шәфкать туташы булып 13 ел эшли. Лабораториядә дус коллектив эшли, алар — үз эшләренең профессионаллары, бер-берсен алмаштырырга әзер торучы югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре. Ләкин яшәү урыны буенча Риммага эш урынын Иске Зәй бистәсендәге табиблык амбулаториясенә алыштырырга туры килә. Ул хәзер биредә процедура кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт куя.
Тырыш, намуслы хезмәте өчен район үзәк дәваханәсе, район җитәкчелеге, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бирелгән дистәгә якын Мактау грамотасы бар аның.
Белгеч буларак, Римма Михайловна заман белән бергә атларга, белемен үстерергә, тулыландырырга тиеш. Һәр биш ел саен квалификация күтәрү курсларын үтә. Хезмәттәшләре үз вазифасын намуслы башкаруы, һөнәри осталыгы, ярдәмчеллеге һәм ышанычлылыгы өчен хөрмәт итә аны.
Зверевлар гаиләсе — Иске Зәй бистәсендә яшәүче бик тырыш гаилә. Капкаларын ачып керүгә, чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Йорт биләмәләрен төрледән-төрле чәчкәләр бизи. Уллары да үзләре кебек тырыш. Олысы Петр ерак юлга йөри. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итеп килә, хәрби зонага гуманитар ярдәм дә илтә барды. Ә кечеләр Григорий заводта мастер булып хезмәт куя.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев