Зәйдән Мария Зотова тормыш ямен тоеп яши
Мария түти 1932 елның 28 гыйнварында Якты Күл авылында туган.
94 яшьлек ветеран фатирында кунаклар кабул итте. Мария Петровнаны бәйрәм белән котларга район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре һәм район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина килде. Әминә Муллануровна Мария Петровнаны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләк тапшырды, күпьеллык намуслы хезмәте, зур тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Шулай ук ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау открыткасы да тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре Мария Петровнага музыкаль котлаулар җиткерделәр.
Мария түти 1932 елның 28 гыйнварында Якты Күл авылында туган. Әти-әнисе колхозда эшләгәннәр. Гаилә зур була – җиде бала- 6 малай һәм 1 кыз. Сугыш башланганда Марияга тугыз яшь булган. Ул вакытта барлык укучыларны басуга бодай башаклары җыярга җибәргәннәр. Унике яшеннән ул туган авылы «Кызыл маяк» колхозында төрле эшләрдә эшли башлаган. Кыр эшләренә йөргән, буяучы да булган. 1952 елда Әлмәт шәһәренә китеп, эшчеләр өчен бараклар төзүдә катнашкан. 1967 елдан Мария Петровна һөнәри юлын «Әлмәтнефть»тә дәвам иткән, анда ул башта буяучы, аннары нефть чыгару буенча оператор, ә соңрак нефтьне комплекслы әзерләү һәм суырту цехында технологик насослар машинисты булып эшләгән. Намуслы тырыш хезмәте өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән, алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале дә бар.
Авырлыкларга карамастан, Мария Петровна яхшылыкка ышанычын саклап, һәрвакыт шат күңелле булып калган, сугыштан соңгы елларда илебезнең үсешенә нәтиҗәле өлеш керткән. Олы яшьтә булуына карамастан, Мария түти әле бүген өй мәшәкатьләрен үзе хәл итәргә тырыша, туганнарына кунакка да йөри.
Фото: муниципаль район сайтыннан.
Клара Ермолаева, Заинск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев