Хәбәрләр

Зәйдә «Җумарт Покрау» бәйрәме узды

Зәй районы керәшен оешмасы район мәдәният йорты белән берлектә Покрауга багышланган чара уздырганнар.

Покрауны бик күп рйоннарда, авылларда бәйрәм иттеләр. Покрау бәйрәме элгәредән атна буе барган. Күрше-күләм, авыллар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Зәй район мәдәният йортында да Покрау утырмасын җыелганнар. Бу хакта районы керәшен оешмасы җитәкчесе Пётр Минеев сөйләде.

— Район мәдәният йортына Покрауга багышланган чара уздырырга тәкъдим иткәч, хупладылар. Алар белән берлектә «Җумарт Покрау» дигән кичә уздырдык. Концертта районның «Җиләк» керәшен ансамбле, район мәдәният йортында эшләүче ансамбльләр чыгыш ясады. Шулай ук, Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» фольклор ансамбле, Римма Антонова, Раилә Асанова чыгышлары бәйрәмне бизәде. Театральәштерелгән чыгышлар да булды. 

Ләкенең "Игәнә" фольклор ансамбле
Ләкенең "Игәнә" фольклор ансамбле

Тамашачы мондый бәйрәмнәрне зарыгып көтеп алган икән. Зал тулы иде. Һәр чыгышка оза итеп кул чабып, артистларыбызны сәхнәдән җибәрми тордылар.

онцертта катнашучыларга район керәшен оешмасының Рәхмәт хатлыры таршырдык һәм Зәй балы бүләк иттек. Ахырда бергәләп Покрау сыйларыннан авыз итеп, чәй эчеп аралашып утырдык.

Римма Антонова һәм Пётр Минеев
Римма Антонова һәм Пётр Минеев

Пётр Минеев әйтүенчә, милли бәйрәмнәребезне авылларда да яңартырга кирәк.

— Һәр керәшен авылында булмаса да, күбесендә престол бәйрәмнәрне узыдаралар. Бик хуп. Безгә менә шул милли бәйрәмнәрне яңартырга кирәк, чөнки алар халыкны берләштерә. Шушы юнәлешкә басым ясау мөһим. Безнең эшне башкаларга да күрә, булыша. «Җумарт Покрау» бәйрәме дә дәвамлы булса иде, — дип сөйләде Пётр Иванович.

Район мәдәният йортында эшләп килүче ансамбль
Район мәдәният йортында эшләп килүче ансамбль

Фотолар «Зәй керәшеннәре» төркеменнән.


Нет комментариев