Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗахәсәнлеләр Кушкүл авылында спектакль күрсәтте

Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Чөнки ул – тормышның көзгесе. Ел саен традиция буенча, Кайбыч районында  «Сәхнә көзгесе» дип исемләнгән фестиваль үтә.

Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Районның "Күңел көзгесе" фестивале кысаларында, Күшкул авыл мәдәният йортында Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган, “20 елдан соң” спектакленнән өзек күрсәтелде.

“Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты артистларының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Барлык тамашачылар да тын да алмый карадылар. Бу истәлекле кичә өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Тамашаны күңелле җырлар дәвам итте”, – дип язды авылның мәдәният йорты җитәкчесе Анюта Матвеева.

"Күңел көзгесе" район фестивале кысаларында, Янсурин МФЦда эшләүче "Дуслык" театр һәвәскәр коллективы,  Иске Тәрбит авылында спектакль күрсәтте. Тамашаны "Соравыл" фольклор һәвәскәр коллективы, үзенең күңелле җырлары белән дәвам итте. 

Фотолар Валентина Сурнаева һәм Анюта Матвеевадан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев