Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина: “Балаларга иң элек әдәп турында сөйләргә”

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Боярина керәшен әдәбе турында сөйләде.

Керәшенлекне ничек сакларга, балаларга нинди тәрбия бирергә?

“Мин зур, тату, дини , чын керәшен гаиләсендә тәрбияләндем. Әнием безгә һәрвакыт “кеше арасында тәртипле, әдәпле булыгыз, мәктәптә укытучыларны тыңлап утырыгыз” дип өйрәтә иде. Хәзер аңлыйм инде. Балачактан ук керәшен әдәбе турында ишеткәнмен, ул вакытта мин аның мәгънәсен генә белмәгәнмен.

Шулай итеп, әдәпкә өйрәтү иң беренче гаиләдән башлана. Мин үз өемдә бөтен йола-гадәтләрне саклап, балаларга, оныкларга җиткерергә тырышам.

Бергәләп чиркәүгә йөрибез, үлгәннәрне сагынабыз. Бездә кабен койдыру, чумылдыру, туйларны керәшенчә үткәрү, шулай ук бәби ашларын уздыру, Покрау бәйрәмендә пирог пешереп җылыны ябу, май чабу бәйрәменә коймак пешереп, бал белән кайнар чәй белән туганнарны, күршеләрне сыйлау, болар барысы да бүгенге көндә дә үтәлә.

Керәшенлекне саклау чаралары шулар дип уйлыйм.

Питрауда бу көнгә багышланган такмаклар белән "Кичке уен" да катнашабыз, авылда, район күләмендә уздырылган төрле чараларда үзебезнең милли киемнәребезне киеп чыгабыз, аларны кадерләп саклыйбыз. Ул киемнәр өлкән буын якыннарыбыздан калган байлык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев