Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбе Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды.
Ел саен үткәрелә торган хәйрия инициативасы кысаларында, Хуҗа Хәсән мәктәбенең педагогик коллективы, мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел бүләкләре җыюны оештырдылар. Берничә атна дәвамында канцелярия кирәк-яраклары, уенчыклар һәм кием-салымнары җыйдылар.
Бүләкләрне яшь армиячеләр һәм беренчеләр хәрәкәте активистлары матур итеп пакетларга төрделәр.
Әлеге хәйрия акциясенең максаты – балалар йортынлагыларга социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук аларда бәйрәм кәефе булдыру.
Кайбыч информ
Нет комментариев