Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә бөтендөнья театр көнен билгеләп уздылар

27 март - Халыкара театр көне. Шула уңайдан, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә беренчеләр хәрәкәте активистлары һәм «Орлята России» директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе катнашында, театр көнен багышланган чара узды.

Бөтендөнья театр көне – барлык театр эшлеклеләренең бәйрәме. Ул бөтен дөнья буйлап 1961 елда билгеп үтелә башлый. Ел саен әлеге бәйрәм «Театр халыклар арасында үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту чарасы буларак» дигән лозунг астында уза.

Хуҗа Хәсән мәктәбендә узган чарада, беренчеләр хәрәкәт активистлары театрның барлыкка килүе турында сөйләделәр. Театрның символы булган битлек турында һәм аның җәмгыятьнең мәдәни үсешендә мөһим роле турында фикер алыштылар.

Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Инешкәй» фольклор ансамбле керәшен утырмасы йоласы аша керәшен культурасын күрсәтте. Әлеге чыгыш катнашучыларга  театр сәнгатенең мәдәни мирасны сакларга ярдәм итүен күрергә мөмкинлек бирде.

Фото: Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев