Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары өчен – һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары «Август Кайбыч» машина-трактор паркында экскурсиядә булдылар.
Балалар өчен бу, авыл хуҗалыгы белгечләренең эшен күрү, заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Экскурсия барышында укучылар заманча тракторларны, комбайннарны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын карадылар. Автопарк белгечләре һәр техника, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар, шулай ук, ул техникада эшләү өчен нәрсәләр белергә һәм нинди күнекмәләргә ия булырга кирәклеге турында да белделәр. Хәзер язгы чәчү бара. Парктагы бу техниканың күбесе кырда җир сөрүдә, чәчүдә, тырмалауда эшли. Механизаторларның язгы һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белүләре, язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләүләре – булачак уңыш нигезе.
Мәктәп укучыларының бу хакта белеп торулары кирәк, кем белә, бәлки киләчәктә араларында механизатор, игенче һөнәрен сайлаучылар да булыр.
Фото: Кайбыч-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев