Хуҗа Хәсән авыл китапханәсе республика проектына кушылды
«Тукайны бергәләп укыйбыз» акциясе бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.
Атна саен үткәрелә торган Тукай укулары җирле халык өчен күркәм традициягә әверелде. 12 мартта классикның иң тәэсирле һәм матур әсәрләренең берсе игътибар үзәгендә булды.
«Бу көнне укучылар арасыннан Алсу Александрова «Бишек җыруы» шигырен үтә дә тәэсирле итеп укыды. Халык зирәклеге һәм ана мәхәббәте белән сугарылган Тукайның тирән шигъри юллары беркемне дә битараф калдырмады. Мондый очрашулар шагыйрь иҗатын искә төшереп кенә калмый, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияли. Бу шигырьне тыңлаганнан соң, һәркем үзенең әнисе, үзенең балачагы турында уйланды, күңелендә җылылык һәм рәхмәт хисләре уянды», – дип яздылар Хуҗа Хәсәннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев