«Хезмәт белән тәрбияләгәннәр»: Лидия түти һәм Ясир дәдәй тормышы
Керәшенчә марафон кысаларында Виктория Газетдинова әтисенең сеңлесе Лидия түтасы һәм Ясир җизнәсе турында язды. Алар бергә 62 ел бергә тату гомер кичергәннәр.
Өлкәнрәк буын хәтерли инде, узган гасырның илленче еллары башында Татарстан авылларында нефть катламнарын тикшерү бригадалары эшләде. Безнең Яңа Усы авылында да булдылар алар. Авылда квартираларга урнашып байтак гомерләр эшләделәр. Кара мыеклы гармунчы егет Ясир дә була араларында. Безнең түтигә күзе төшә гармунчы егетнең. Түти бик чибәр, шуның өстенә бик тыйнак, егетләр күзе төшмәслек түгел. Ул да ошата егетне. Эшләр өйләнешүгә таба бара.
Җаена туры китереп, җизни кыз сорарга килә. Әби белән бабай риза булалар, килешенәләр. Ләкин, безнең папа (ул вакытта колхоз рәисе булып эшли иде) кискен каршы чыга: «Бүген монда, иртәгә тегендә йөргән бурильщикка бирәсе сеңлем юк», дип түтине безгә алып кайтып китә. Җизнидән качыра, янәсе. Иртән торуга, түтидән җилләр искән, тәрәзәдән чыгып качкан. Мәхәббәтләре шуның кадәр көчле булган инде.
Бик матур яшәделәр алар. Җизни кечкенә вакытта ук әти-әнисез калган, шуңа карамастан гаиләдәге 3 бертуганны балалар йортына бирмәгәннәр. Әти-әниләренең туганнары карап, бөтен эшкә дә өйрәтеп тәрбияләгәннәр. Җизни аларны хөрмәт белән яратып искә алып сөйли торган иде.
Хезмәт белән тәрбияләгәннәр, билгеле. Бар эшкә дә оста, бик төгәл, тәртипле булды безнең җизни. Мөслимнең үзендә йорт җиткерде. Түти бик чиста, пөхтә, аш-суга бик оста. Акыллы, зыялы түти. Үзләренең ике уллары өстенә түтинең бертуганнарының ул-кызлары аларда торып урта белем алдылар. Ике бүлмәле йорт гөж килеп торыр иде. Түти җизни белән бик бәхетле яшәде. Андыйлар турында иңне иңгә куеп яшәделәр, диләр. Мәҗлесләрдә җизни белән түти табын күрке: берсе гармун уйный башлауга, икенчесе йомшак моңлы тавыш белән җыр суза. Бер мәҗлестә «Наласа авылы көе»ннән башка узмас. Бу җырны җизни үзе җырлаганга, без аны җизни җыры дибез.
Мәңгелеккә киткәненә берничә ел үтсә дә, аның акыллы төпле киңәшләрен, гармун моңнарын, елмаеп каршы алып, озатып калуларын сагынабыз. Түтиебез 87 яшьендә. Тәмле ашлар, бәрәңге тәкәләре, тәбикмәкләр пешереп якыннарын сыйлап кына тора. Улы һәм килене белән бик тату яшиләр.
Фото: Виктория Газетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев