«Хәтер шурасы»: Хуҗа Хәсан мәктәбендә парламент дәрес узды
26 февральдә «Хуҗа Хәсән мәктәбендә Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган Парламент дәресе узды. Чараны директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе «Хәтер шурасы» дигән эшлекле уен форматында үткәрде.
Дәреснең төп максаты — үсеп килүче буында үзенең кече ватаны өчен горурлык хисе, Ватан тарихына хөрмәт һәм геройлар турындагы хәтерне саклау өчен шәхси җаваплылыкны аңлау тәрбияләү иде. Югары класс укучылары мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда үткәрелгән тикшеренү эше нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Балалар Ватанга чын хезмәт итү үрнәге булган авылдашлары турында сөйләделәр.

Тылдагы хатын-кызларының сугыш елларында фидакарь хезмәте Җиңүнең күренмәс фронты булуын, тыныч хезмәткә кайткан фронтовикларның сугыштан соң туган авыл тормышын күтәрдең дә искә алдылар. Дәрескә аерым эмоциональ яңгырашны укучыларның бүгенге заман геройлары — 2024 елның декабрендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган, шушы мәктәпне тәмамлаган Илнар Гафуров һәм махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән укытучы Александр Губеев турындагы чыгышлары бирде. Аларның мисаллары мәктәп укучылары өчен патриотизм һәм бурычка тугрылыкның тере гәүдәләнеше булды.
Эшлекле уен барышында катнашучылар үткәннәрне искә генә төшереп калмадылар, ә конкрет эшләр дә тәкъдим иттеләр.
«Дәреснең мактаулы кунагы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булды. Ул үз чыгышында яшьләрне тәрбияләү өчен мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады, балаларга битараф булмаганнары һәм туган як тарихын тирән белүләре өчен рәхмәт белдерде», — дип сөйләде мәктәп директоры Надежда Макарова.

Надежда Макарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев