Бу көннәрдә Балык Бистәсенең Үри авылында яшәүче карендәшләребез бик тә әһәмиятле эшкә кереште – маскировка сеткалары ясый башлады.
Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Үри һәм Бирдебәк авылында яшәүче карендәшләребез дә бик тә әһәмиятле эшкә керешкән. Бу хакта Евдокия Толстова язды:
“Күңел җылыбызны кушып быел да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәмебезне башладык. Рәхмәт булышучыларга. Үри авылыннан Дания Лукина, Зоя, Юрий Гордеевлар, Галина Толстова, Фирдания Малова, Бирдебәк авылыннан Фәридә Шарафеева, Минзәлия, Рафис, Шакировлар, Евдокия, Николай Толстовларга Алланың мең рәхмәте яусын”, – диде ул.
Нет комментариев