«Халыкның бу эштә күпьеллык тәҗрибәсе бар»: Яңа Балыклыда маскировка челтәрләре үрәләр
Бакалы районының Яңа Балыклы авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә.
Кичләрен алар Яңа Балыклы авыл мәдәният йортына җыелып, солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
«Авыл халкының бу эштә күпьеллык тәҗрибәсе бар, әмма материаллар җитмәү сәбәпле, эшне вакытлыча туктатып торырга туры килгән иде. Махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен маскировка челтәрләре бронежилетлар кебек үк мөһим, шуңа күрә, хәрби хезмәткәрләр аларга бик нык мохтаҗ. Мондый очрашулар вакытында авыл старостасы Аркадий Асанбаев катнашучылар белән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» темасына патриотик әңгәмәләр дә үткәрә», – дип сөйләде авыл мәдәният йортының методисты Наталья Васильева.

Наталья Васильева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев