Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимир Кашаев «Өлкәннәр аралашу үзәгендә» күңелләрне күтәрде

Моннан берничә ел элек Зәйнең Татарстан буенча Россия Социаль фонды клиент хезмәте бүлегендә өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды. Анда өлкән буын кешеләренә күңел теләгән юнәлештә шөгыльләр белән мавыгуына ирешү күздә тотыла.

Әлеге үзәкләр бөтен ил буйлап пенсионерларның ял вакытын уңайлы шартларда уздыру мөмкинлеге тудыру максатында булдырыла. Анда өлкән буын кешеләренә күңел теләгән юнәлештә шөгыльләр белән мавыгуына ирешү, аларның тормыш ритмын хуплау күздә тотыла. Биредә пенсионерлар кызыклы кешеләр белән очрашуларга йөри, финанс һәм компьютер белемен арттыра һәм дусларча аралаша алачак.

Сәвәләй мәдәният йортының талантлы аккомпаниаторы, моңлы җырчы Владимир Кашаев «Өлкәннәр аралашу үзәгендә» кунакта булып, үзенең иҗаты белән җыелган халыкны сөендерде.

«Рәхәтләнеп биш җыр җырладым, тыпырдатып биеттем кызларны!», – дип шатлыгын уртаклашты Владимир Мартиянович.

Аның матур, йөрәккә үтеп керерлек моңлы җырлары өлкәннәрнең күңеленә хуш килгән, аларны биергә дә дәртләндергән. Бу очрашу һәркем өчен дә онытылмас мизгелләргә, күтәренке кәефкә күмелде.

Фото Ләйлә Сабаевадан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев