Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Валентина Николаевадан Май чабу бәйрәменә шигырьләр

Валентина Николаева Зәй районында яши, күңелендә булган хисләрен шигъри юлларга сала.

Май чабу атнасы җитте,
Пешә коймаклар.
Һәммасе дә кояш кебек,
Кайта кунаклар.

Һәркем гореф-гадәт белән,
Пешерәләр коймаклар.
Тәмләп аны ашар өчен,
Тел йотарлык каймаклар.

Май чабу ул бәйрәм булмый,
Коймак пешеп тормаса.
Гореф-гадәт – кыш символы,
Карачкысы булмаса.

Карачкы ул бәйрәм төсе,
Биеклек сайлаганнар.
Зур курчакны хөрмәт итеп,
Әйләнеп уйнаганнар.

Кояш символын кабызып,
Каршылыйбыз язларны.
Җырлап-биеп озатабыз,
Салкын озын кышларны.

Чыңлап торган кыңгыраулар,
Атларга эленәләр.
Җырлап-биеп, күңел ачып,
Урамнан әйләнәләр.

Озын кышны озаталар,
Бәхет керә һәр йортка.
Үрелеп бара уен-көлке,
Кыңгыраулы – һәр атта.

Кече атна – күңел ачу,
Уен-көлке башлана.
Урамнарда коймак пешә,
Бар халык та шатлана.

Туган-тумача, бар туганнар,
Туганнарга барыша.
Бер өстәл табын артында,
Җыелырга тырыша.

Атна шулай узып китә,
Атнакөн килеп җитә.
Кичерүлек сорау көне,
Ураза килеп җитә.

Кичерешү көне!
Бүген кичерешү көне,
Күңелләрдә тотмыйк үпкәне.
Яшик әле матур итеп,
Артта калсын үткәне.

Кичерешү көне бүген,
Авырлыкны калдырмыйк.
Бүген аның көне шундый,
Кичермим диеп тормыйк.

Кичерешү көне сауаплыкка
Илтә ул җаныбызны.
Үткәннәре артта калсын,
Бетерсен зарыбызны.

Кичерәмен мин дә сезне,
Кичерешү көне ич.
Кичермичә мөмкин түгел,
Үзебезгә авыр бит.

Кичерешик безләр бүген,
Төрле чаклар булгандыр.
Авыр әйткән чаклар булса,
Күңелегездә калгандыр.

Рәнҗеткән булсам сүзем белән,
Белми, белгәне белән.
Кичерсәгез. йөзегездән
Балкып торуын күрәм.

Телимен мин тыныч тормыш,
Саулык телим һәркемгә.
Яшәгез сез тынычлыкта
Рәнҗемик беркемгә.

Яхшылык булсын күңелдә,
Елмаеп, көлеп яшик.
Җан тынычлыгы белән,
Бергәләп бергә яшник.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев