Вадим Никитин: «Питрау — бердәмлек символы»
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинның Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәме белән котлавы.
Хөрмәтле якташларым, райондашларым, карендәшләр, XXVIII республика керәшен культурасы фестивале кунаклары! Сезне Питрау бәйрәме белән котлыйм!
Быел Мамадыш районы кабат Тырлау аланында кунакларны каршы алачак. «Питрау» — халкыбыз тарафыннан кадерләп сакланган җанлы тарих. Аның традицияләре изге апостоллар Пётр һәм Павел көненә барып тоташа. Бу көнне халык аралашу шатлыгын уртаклашу, игенченең хезмәтенә хөрмәт күрсәтү һәм туган җиргә рәхмәт белдерү өчен бергә җыела.
«Питрау»ны, хаклы рәвештә, республиканың иң колоритлы фестивале дип атыйлар. Биредә барысы да бар: уникаль фольклор коллективлары, халык җырулары, дәртле биюләр һәм йолалар. Кунаклар өчен, милли уеннардан алып, барлык төр мастер-классларны үз эченә алган дистәләгән интерактив мәйданчыклар эшли. Алар арасында — «Димче почмагы» танышу мәйданчыгы. Ә «Крчшен чибяре» бәйгесе күп еллар дәвамында "Питрау«ның йөзек кашы булып тора.
Шулай ук, бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мәйданчык эшли. Ул бүген Ватанны саклаучыларны һәм аларны өйдә көтүчеләрне берләштерә. 600дән артык мамадышлы арасында керәшен егетләре дә бар. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз, гаиләләренә сабырлык һәм иминлек телибез.
Бүген «Питрау» төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләрне уртак кыйммәтләребез — тарихка хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт һәм яхшы киләчәккә ышаныч аша берләштереп, Татарстанның бердәмлеге һәм мәдәни байлыгы символына әверелде.
Барлык кунакларга һәм бәйрәмдә катнашучыларга ныклы сәламәтлек, мул тормыш һәм күңел тынычлыгы телим! «Питрау» сезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, күңелләрне мәдәниятебез өчен горурлык белән тулыландырсын!
Вадим НИКИТИН,
Мамадыш муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев